Җиләк-җимештән дә пицца ясап була икән!
Рецепт.
Камыр өчен кирәк була:
- 1 стакан он
- 2 йомырка
- 2 аш кашыгы шикәр комы
- 150 гр атланмай
Эчлеккә (үзегез теләгән җиләк-җимеш алсагыз да була):
- 3 груша
- 1 стакан кура җиләге
- 300 гр виноград
- 4 аш кашыгы бал
- 150 гр каймак
- 3 аш кашыгы вакланган чикләвекләр
Әзерләү:
Катламлы камыр ясап, юка гына итеп җәяргә һәм майланган формага салырга.
Эчлек өчен алынган җиләк-җимешләрне юып, чистартып, турарга. Бергә кушып болгатып, камыр өстенә урнаштырырга. Өстенә каймак белән балны коярга, өстенә чикләвекләрне сибәргә. Кайнар мичтә 20 минут пешерергә.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Нет комментариев