Гап-гади пирог перешәбез
Рецепт
Кирәк:
- катырылган теләсә нинди җиләк-җимеш – 200 гр
- кефир – 1 ст.
- йомырка – 3 данә
- он – 1 ст.
- разрыхлитель – 1,5 ч.к.
- шикәр комы – 1 ст.
Йомырка белән шикәрне кушып, аксыл күбеккә әйләнгәнче, бутарга. Кефирны кушып, болгатырга. Он белән разрыхлительне бергә иләк аша үткәреп, әлеге массага салып, каймаксыман камыр ясарга.
Форманы майларга һәм камырны шуңа агызырга. Өстенә җиләк-җимеш тезәргә һәм 40-45 минут мичтә пешерергә. Әзер булгач, шикәр пудрасы сибәргә мөмкин.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Нет комментариев