Яшел Үзән

Яшел Үзән шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
Тәмлетамак

Булгур белән тавык

Тәмле булсын!

Кибет киштәләрендә булгур ярмасын күпләребез карап кына үтә. Чөнки безнең өчен әлегә бик ияләнеп бетмәгән ярма, нәрсә һәм
ничек пешерергә икәнен уйларга, белешергә кирәк. Әле пешергән очракта да, өстәл тирәсендәгеләр «бу нәрсә инде тагын» дип әйтмәсме.

Менә без тәкъдим итәчәк ризыкны барыгыз да ошатыр, мөгаен, ул туклыклы да, тәмле дә. Әзерләп карагыз әле. Алайса ризык төрләндерүгә килгәндә дә аптыраш бит, көн туса, гаиләне нәрсә пешереп сыйларга аптырыйсың.
 

Кирәк була: (күләмен үз гаиләгездәге кешеләр саныннан чыгып чамалагыз) тавык ите, суган, кишер, сарымсак (яратмаучылар салмый), булгур, сөт өсте (10%), тоз һәм теләгән башка тәмләткечләр.
Тавык кисәкләрен табада кыздырып, башка савытка алып торырга. Аннары суган, кишер һәм сарымсакны кыздырырга. Тоз һәм тәмләткечләрне өстәргә. Шулар өстенә булгур салырга һәм берничә минут кыздырып алырга. Аннары итне тезәргә дә бераз кайнар су кушылган сөт өстен агызырга
(1 стакан булгурга 1,5 стакан сыеклык исәбеннән). Яшел үләннәр сибеп, капкач белән томаларга һәм акрын утта ярты сәгатьләп (булгур әзер булганчы) пешерергә.
Булгурда организмга кирәкле бик күп матдәләр бар. Клетчатка күплеге өчен генә дә аны бәяләргә була: күрсәткече буенча ул карабодайны – 1,5, ә дөгене 11 тапкырга узып китә.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев