Яшел Үзән

Яшел Үзән шәһәре

16+
2024 - Гаилә елы
Тәмлетамак

Бик тәмле мәк пирогы

Рецепт

Камыр өчен:

  • сыер мае (эретеп) – 115 гр.
  • йомырка – 1 шт.
  • шикәр комы – 70 гр.
  • разрыхлитель – 1 чәй кашыгы
  • он – 200 гр.

Эчлек өчен:

  • эремчек – 350 гр.
  • йогурт – 100 гр.
  • мәк – 1-2 аш кашыгы
  • шикәр комы – 120 гр.

Сыер маен эретеп бераз суытабыз, өстенә йомырка, шикәр комы, разрыхлитель салып, яхшы итеп болгатабыз. Шуннан он салып, камыр басабыз. Йомшак камырны тигез итеп табага җәябез, кырыйларын тигезләп күтәртеп калдырабыз.

Эчлек өчен эремчекне, йогуртны, манныйны, шикәр комын салып, яхшылап болгатабыз. Камырны икегә бүлеп, бер өлешенә мәк салып бутыйбыз. Шуннан камыр өстенә, уртага 2 аш кашыгы мәксез сыеклыкны, аннан 2 аш кашыгы мәкле сыеклыкны салабыз. Шулай чиратлаштырып барабыз.

Җылытылган духовкага 40-50 минутка куябыз, тик вакытны узегезнең духовкага карап көйләргә кирәк, дусларым.

Чәйләрегез тәмле булсын!

Рецепт һәм фото авторы – Ләйлә Миңнуллина.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев