Яшел Үзән

Яшел Үзән шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
Тәмлетамак

Банкалар ябып арыгансыздыр инде, шулай да чөгендерне дә онытмыйк әле

Түбәндәге рецепт сезнең өчен:

-4 кг чөгендерне уасың, мин эре тишекле иттарткычтан чыгардым. 0,5 кг суганны, 1,5 кг помидорны турыйбыз. 0,5 кг татлы борыч белән 200 гр. сарымсакны иттарткычтан үткәрәбез (борыч белән сарымсакны әзер булырга 10 минут калганда салырга).


Чөгендер, суган, помидорны, 2 аш кашыгы тоз, бер стакан тутырмыйча шикәр комы, 0,5 стакан иссез сыек май салып кайнатабыз, бер сәгатькә якын, ун минут кала стаканны тутырып җиткермичә 9%лы уксус салабыз, ул исееее...Теләсәгез аш пешерергә, үзен генә ашарга да бик тәмле була, - дип яза Норлатта яшәүче укучыбыз Розалия Ибраһимова.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев