Яшел Үзән

Яшел Үзән шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
Тәмлетамак

Балык печеньесыннан бик тәмле торт рецепты

Бу тәмлүшкә бик тиз әзерләнә, шуның өстенә тәмле һәм очсыз да!

Нәкъ менә хәзерге тыгыз эш вакытында нинди дә булса татлы әйбер белән чәйләп алырга менә дигән!
Аны пешерәсе дә, күпертәсе дә юк – барлык ингредиентларны кушып болгатасы һәм ял итепме, берәр нәрсә эшли торыпмы, бер сәгать көтәсе генә бар. Аны хәтта бәйрәм табынына да әзерләргә була, ул вакытта бары тик бераз матурлап бизәп җибәрергә кирәк
булыр.

Кирәк:

  • кечкенә балык формасындагы печенье (крекер) – 250 гр
  • каймак – 450 гр
  • шикәр комы – 100 гр
  • банан – 1 данә
  •  

Каймак белән шикәр комын кушып болгатыр­га һәм 10 минутка читкә куеп торырга, шикәре эресен. Ул арада бананны чистартып, кечкенә кисәкләргә турарга. Башка төрле җиләк-җимеш куллансагыз да ярый.


Шикәрле каймак өстенә печеньелар белән бананны салыгыз да, бик яхшылап болгатыгыз. Яраклы формадагы савытка ризык пленкасы җәегез һәм шуның өстенә булачактортны салып, тыгызлагыз. Бер сәгатькә суыткычка алып куегыз. Әгәр дә каймагыгыз бик сыек килеп чыкса, печенье күләмен арттырыгыз.
Тортны өстәлгә чыгарыр алдыннан тәлинкәгә әйләндереп салыгыз, пленкасын алыгыз. Теләсәгез, өстен киви, әфлисун һ.б. кисәкләр белән бизәгез. Бу тортны, арасына җиләк-җимеш кыстырып калдырып, катламлап та ясарга мөмкин. Һәр ясаган саен, чикләвек, шоколад кебек әйберләр катнаштырып, үзгәртә аласыз.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев