Яшел Үзән

Яшел Үзән шәһәре

16+
2024 - Гаилә елы
Тәмлетамак

Айгөл Гыйләҗевадан роллы ясау рецепты

***

 

Кирәкле продуктлар:
400 гр түгәрәк дөге (яки махсус дөге)
дөге уксусы (рисовой уксус)
 эремчекле сыр;
 циновка;
имбир
васаби
соя соусы
панировка сухарие.
Эчлек өчен: краб таяк чыклары, пешкән тавык, помидор, кыяр, кызыл тоз ланган балык (лосось), болгар борычы, авокадо. Эчлекне һәркем үзе яратканча ясый ала.
1нче этап. Дөгене яхшылап юабыз. Аннары өстенә 2 стакан салкын су салып, пешерергә куябыз. Тоз салырга кирәкми. Кайнап чыккач, утын киметеп, тагын аз гына пешереп аласы.
2нче этап. Стаканга 1 аш кашыгы тоз, 1 аш кашыгы шикәр комы, 3 аш кашыгы дөге уксусы салып, туг лыйбыз. Эри торсын.
3нче этап. Дөгене изелмәслек итеп, савытка бушатабыз. Өстенә алдан ясалган уксус катнашмасын салып, акрын гына болгатабыз.
4нче этап. Яшелчәләрнең эчләрен алабыз. Сушида аларның каты ягы гына кулланыла. Һәммәсен озынча итеп турыйбыз. Тавык итен, краб таякчыгын да шулай итәбез.
5нче этап. Циновканы кулинар пленка белән 3 кат әйләндерәбез. Бу циновка озак хезмәт итсен өчен эшләнелә. Аз гына май сөртеп алабыз нориның шома ягын циновкага куябыз. Өстенә дөге салабыз, күп кирәкми, алайса боткага әйләнә. Дөге өстенә эремчекле сыр сылыйбыз. Сыр өстенә краб таякчыгы + кыяр, (ит+помидор; балык+кыяр; үзегез теләгәнне) салабыз. Һәм циновканы акрын гына рулет итеп төрәбез. Рулет башына 1 см калганда, нориның кырыйларын су белән чылатып аласы (нык ябышсын өчен). Рулетны ябып бетерәбез. Һәм бераз гына кысыбрак тотып торабыз. Циновка белән рулетны ныклап ябыштырып алабыз.
6нчы этап. Шулай итеп, һәр норины эчлек белән тутырып чыгабыз. Суши әзер!
7нче этап. Темпура (роллы өчен махсус кляр) ясыйбыз. Бер савытта йомырка туглыйбыз, икенчесендә панировкалы сохари. Рулетны башта йомыркага, ә аннары сохарига манабыз. Аз тоелса, яңадан шулай итәбез һәм газ өстендә кызарганчы тотабыз.

Пешкән роллы.
Табага пергамент кәгазе җәябез. Шунда берәр рулетны тезәбез. Рулетны башта икегә бүлеп, аннары калган өлешләргә кисәсе. Бер рулеттан 4 өлеш чыга. Пычакны суга манып кисегез. Рулет ватылмас. Хәзер роллыга башлык, ягъни соус ясыйбыз. Кибеттәге сырлы соус алсагыз да була. Хәзер нинди генә соус юк. Краб таякчыгын изәбез. Майонез + 1 тырнак сарымсак + 1 чәй кашыгы кетчуп салып, туглыйбыз. Һәм сушилар өстенә салабыз. Кызу мичтә 5 минут тотасы. Соя соусы, васаби, имбир һәм суши-роллыларны ашар вакыт! Тәмле булсын!

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев