Яшел Үзән

Яшел Үзән шәһәре

16+
2024 - Гаилә елы
Тәмлетамак

Артык үскән кыярдан кышка салат

РЕЦЕПТ

Кирәк:
Кыяр (уганы) – 1 кг
Кишер – 200 гр
Сарымсак – 1 баш
Шикәр комы – 3 а.к.
Тоз – 1 а.к.
Аш серкәсе – 100 мл (9%)
Үсемлек мае – 100 мл
Корейча кишер тәмләткече – 10 гр

Кыяр белән кишерне корейча кыргыч аша уарга. Кыярның эче – орлыклы йомшак өлеше салатка эләкмәсен, тыгыз җирен генә кулланабыз. Яшелчәләргә вакланган сарымсак, тоз, шикәр комы, үсемлек мае һәм аш серкәсен кушарга. Корейча тәмләткечне өстәргә онытмагыз. Барысын бергә яхшылап болгатыр­га. Савытны капкач белән яхшылап (һава кермәслек итеп, бастырып) капларга һәм бер тәүлеккә суыткычка куярга. Аннары бутап, коры һәм стерильләштерелгән банкаларга тутырып, кайнатылган капкач белән томаларга.
Кәстрүл төбенә чүпрәк җәеп, банкаларны шуңа куярга, «җилкәләренәчә» су салырга һәм кайнап чыккач, 15 минут стерильләштерергә.
Аннары банкаларны капкачлап, әйләндереп, суынганчыга кадәр, төреп куярга.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев