Акъегет авылында яшәүче Рәшидә ханым Бургановадан, «телеңне йотарлык» тәмле кабак кайнатмасы (варенье) рецепты
Бу рецептны блогер, бакчачы Лилиядән алдым. Бик тәмле чыга.
Кирәк була:
- 2,5 кг кабак ( шакмаклап турарга)
- 1,5 кг песок
Икесен бергә кушып 1 көнгә калдырырга (чөнки кабак сок бирергә тиеш)
Шуннан соң кайнарга куябыз. 5 минут кайнатабыз да сүндереп, суытабыз.
Ике тапкыр шулай эшләнә.Өченче тапкыр кайнарга куйгач 2 зур лимонны иттарткыч аша чыгарып кабакка салабыз һәм 10 минут айнатабыз. Суынгач, банкаларга тутырып куябыз.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Нет комментариев