Яшел Үзән

Яшел Үзән шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
Тәмлетамак

Ә сез гөмбә җыйдыгызмы әле

Гөмбә татар халкына бик үк хас ризык булмаса да, соңгы елларда гөмбәне барыбыз да яратып куллана.

Куе урмандагы аланнарда, агач төпләрендә гөмбә эзләү - үзе бер ял.

Маринадланган гөмбә
Маринадларга ак гөмбә, усак гөмбәсе, майлы гөмбә, опяталар, әтәч гөмбәсе, шампиньоннар ярый. Вак гөмбәләрне шул көе, ә зурракларын кисәкләргә кирәк. Гөмбәләрне төрен-төргә аерып әзерләргә, бик әйбәтләп юарга һәм тәпиләрен 1,5 см калдырып кисәргә кирәк.

Маринад:
1 кг гөмбәгә 1/3 стакан су, 1 аш кашыгы тоз, 2/3 стакан 3 процентлы уксус (ак гөмбә өчен ике тапкыр күбрәк алалар). Барысын бергә эмаль савытка салып, утка куярга. Гөмбәләрне су кайнап чыккач салырга. Гөмбәләр кайный башлагач, су бүлеп чыгаралар, шуның өчен кайнап чыгу белән утны әкренәйтергә кирәк. Күбеген ала торып, болгата-болгата кайнатырга.
Күбек чыкмый башлагач, 1 кг гөмбәгә 1 чәй кашыгы шикәр комы, 5 бөртек борыч, 2шәр нәркиз, корица, лавр яфрагы, пычак очында гына лимон кислотасы салып, тагын кайнатырга. Усак гөмбәсе белән шампиньоннарны 25 минутка озаграк кайнатырга. Вакыт кайнап чыккач санала башлый. Болгатып торырга кирәк.


Аннан инде әзер гөмбәләрне уттан алып, тиз генә суытырга да сөзеп банкаларга тутырырга, өстенә шул ук маринадны салып куярга. Өстен капрон капкачлар яки пергамент белән ябып, салкын урынга куярга.

Гөмбә тозлау
Безнең якларда киң таралган ак гөмбә, гөреҗдә, кызыл гөмбә һәм шампиньонны шушы ысул белән тозларга тәкъдим ителә.
Гөмбәләрне салкын суда яхшылап юып, пычракларыннан, чүп-чардан чистартканнан соң, 20-30 минут аз гына тозлырак суда кайнатып алырга кирәк. Аннан тагын бер кат салкын суда юарга һәм эре тишекле тукымага салып, асып куярга (моны бик җайлап, гөмбәләрне ватмый гына эшләргә кирәк). Аннан әзерләгән савыт төбенә карлыган, керән, имән яфраклары, сарымсак, укроп орлыклары салып, гөмбәләрне (1 кг.га 45-50 г тоз хисабыннан) тоз сөртеп, эшләпәләре белән аска каратып, тезә башлыйбыз. 10 см тезгәннән соң кул белән тыгызлап, өстенә тагын югарыда күрсәтелгән тәмләткечләрне тезәбез. Һәм бу эш савытыгыз тулганчы кабатлана. Аннан өстенә бик авыр йөк утыртып куябыз. Гөмбәләр бер-ике көннән бөтенләй су белән капланыр, бу бик әйбәт. Йөк тимердән йә башка берәр су белән реакциягә керә торган материалдан булырга тиеш түгел. Мондый очракта аны йә пакетка салып, йә берәр савыт эченә урнаштырып утыртырга кирәк.


Ә инде гөмбәне тозлаячак савытка килгәндә, ул пыяла, эмаль булырга мөмкин. Агач тәпәннәр дә булса, бигрәк тә шәп. Пыяла банкаларны стерильләштерергә, ә эмаль савытларның эчендә тимере күренеп тора торган бәрелгән-сугылган җирләре булмаска тиеш. Бу ысул белән тозлаганда гөмбә бер атнадан әзер була һәм ел буена саклана.

Чыганак: Авыл хатыны/Сельчанка

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

1

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев