Яшел Үзән

Яшел Үзән шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
Тәмлетамак

Умырзая салаты

Тәмле булсын!

Матур ак тәлинкәгә ясалган әлеге салат өстенә туралган укроп һәм эри башлаган карны хәтерләтүче йомырка агын сибеп бизәсәгез, өстәл артында да яз кәефе булыр.

Кирәк:
• Сыер бавыры – 300 гр
• Маринадланган шампиньон – 10 данә
• Кишер – 2 данә
• Бәрәңге 2 данә
• Кечкенә суган – 5 баш
• Йомырка – 4 данә
• Сыр – 100 гр
• Үсемлек мае – 2 аш кашыгы
• Майонез – 4 аш кашыгы

Бавыр белән гөмбәне тозлап-борычлап үсемлек маенда кыздырырга, кишер белән бәрәңгене, йомырканы пешерергә. Салатны катламлап, араларына майонез ягып, ясарга. Өстен, суган катламнарыннан һәм яшел суган кузагыннан ясалган умырзая чәчәкләре белән бизәргә.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев