Яшел Үзән

Яшел Үзән шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
Тәмлетамак

«Телеңне йотарлык» чизкейк

Күгеш авылында яшәүче Рәмзия Низамиева ВК битендә чизкейк әзерләү рецептын таптык.

Норлаттан Розалия апа әзерләп тә куйган иде – бик тәмле ди. Сезнең белән дә бүлешергә булдык, дуслар

Кирәк була:
400 гр юбилейный печеньесы
150 гр сыер мае
400 гр творог
150 гр каймак
200 гр песок
Катырылган чия
30 гр желатин

Иң беренче булып желатинны 150 мл су белән бутап куярга. Печеньены блендер белән ваклыйбыз, шуңа эрегән май салып бутыйбыз. Торт формасының төбенә җәеп,кырыен күтәртеп, тыгызлап тигезлибез, форманы салкынга куябыз. Творогка каймак,100 гр песокны салып бутыйбыз. Желатинны (ул бүрткән була) яртысын микроволновкада җылытып, кушып әйбәтләп болгатабыз. Холодильниктагы форманы чыгарып, печенье өстенә агызабыз. Тагын салкынга берничә сәгатькә куеп торабыз.
 

Чиядән желе ясыйбыз.

Төшен алып,әз генә су,100 гр песок бутап газга куеп пешереп алабыз. Сито аша чыгарып, җылытып,калган желатинны кушабыз. Формага творог өстенә салып бер-ике сәгатькә салкынга куябыз.


Рәмзия ханымга рецепт өчен рәхмәт. Тәмле булсын, дуслар!

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

3

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев