Яшел Үзән

Яшел Үзән шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
Тәмлетамак

Тәмле булсын!

Шәп камыр рецепты

Пилмән, чебурек һәм варениклар өчен менә дигән камыр басу ысулы белән уртаклашабыз. Хәтта икенче көнне дә ул изелми, тәмен дә югалтмый. Өстәвенә, аны ясаганда кухнягыз да онга буялмый.

Әлеге эластик һәм тәмле камыр өчен 1 йомырка, тәменчә тоз, 3 стакан он, 1 аш кашыгы үсемлек мае һәм 1 стакан кайнар су кирәк була.
Йомыркага тоз кушып, чәнечке белән туглыйбыз. Аннары 3 стакан он һәм 1 аш кашыгы сыек май өстәп, яхшылап болгатабыз да, шуңа 1 стакан кайнар суны салып, алдан кашык яки шул чәнечке белән бутыйбыз, соңрак кул белән басып бетерәбез. Камыр йомшаграк килеп чыкса, кирәк кадәр он өстибез.
Әзер камырдан, инде он кулланмый гына, теләгән тәмлүшкәләребезне әвәлибез.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев