Яшел Үзән

Яшел Үзән шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
Тәмлетамак

Тәмле булсын!

Зәрдәле йомырка тәбәсе

Яшь зәрдә яфракларын һәм яшел суганны юып, турарга. Йомыркаларны сөттә (100 мл сөткә ике данә исәбеннән) тугларга, үләннәрне кушарга һәм тәменчә тоз (теләсәгез, башка тәмләткечләр дә) өстәргә.

Сыек май сылаган табаны кыздырып, әлеге массаны шуңа салырга. Төбе кызганнан соң, калак ярдәмендә урталай капларга да, утны иң әздә генә калдырырга һәм капкач белән томаларга. 30-40 секундтан сүндерергә.
Теләк буенча тәбәгә гөмбә, ит, сыр һәм башка күңелегез теләгән әйберләр белән төрләндерергә һәм тулыландырырга мөмкин.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев