Яшел Үзән

Яшел Үзән шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
Тәмлетамак

Шомырт чәчәгеннән кайнатма

Тәмле булсын!

Хуш исле кайнатма кышкы салкын көннәрдә чәй табыны артында ямьле язларны исегезгә төшерер.
 


Кирәк була:
1,5 л – шомырт чәчәге
1 кг – шикәр комы
0,4 л – су
0,5 ч.к. – лимон кислотасы

 

Әзерләү тәртибе:
Чәчәкне яфраклардан арындырырга, безгә чәчәкләре генә булган чуклар кирәк. Суны кәс­трүлгә салып кайнатып чыгарырга һәм барлык шикәр комын салып, болгата-болгата эретеп бетерергә. Чәчәкләрне дә өстәп, 10 минут утта тотарга. Шуннан соң чәчәкләрне җыеп алыр­га яки сөзәргә дә, лимон кислотасын кушып, берничә минут кайнатырга. Әзер булгач, банкаларга тутырып, капкачларга һәм салкынча, караңгы урында сакларга.
Шомырт чәчәге кайнатмасы хуш исе белән аерылып тора һәм вирусларга, ялкынсынуга каршы тәэсир итә.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев