Яшел Үзән

Яшел Үзән шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
Тәмлетамак

Скумбрияле салат

Кирәк:

Ысланган скумбрия балыгы – 250 гр
Бәрәңге – 300 гр
Кыяр (свежий) – 100 гр
Йомырка – 2 шт
Корейча кишер – 100 гр
Кыяк суган
Укроп
Үсемлек мае – 3 аш кашыгы
Горчица – 1 чәй кашыгы


Пешкән бәрәңгене турап, тарелкага тигез катлам итеп урнаштырырга. Скумбрияне кылчыкларыннан һәм тиресеннән чистартып, тураганнан соң, бәрәңге өстенә җәяргә. Аннары – кыяр катламы, аның өстенә пешкән йомыр­ка булачак. Шуңа сыек май белән болгатылган горчицаны сылагач, яшел үләннәрне һәм корейча кишерне турап, бергә кушыгыз һәм салат өстенә җәегез.

Тәмле булсын!

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев