Яшел Үзән

Яшел Үзән шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
Тәмлетамак

Пәхләвә рецепты тәкъдим итәбез

***

Камыр:
-6 стакан он
-1 күкәй
-0.5 чәй калагы тоз
-1 стакан су ( кайнап суынган)
-4 аш калагы сыек май
-1 саш калагы уксус ( яблочный). Гади уксус та ярый

Эчлек:
- вакланган әстерхан чикләвеге
-1 аш калагы шикәр комы

Сироп:
- 3 стакан су
-3 стакан шикәр комы
- 4/1 лимон
Сироп кайнап чыккач сүндерәбез.

Камыр басабыз.
Аны 15 өлешкә бүләбез һәм һәр өлешне тәгәрәкләп чыгабыз. Өстен каплап 20 минутка суыткычка куябыз, шул арада эчлек ясыйбыз. Чикләвекне блендер белән ваклыйбыз, шикәр комы кушабыз.

Камырны юка тугәрәк булганчы җәябез. Эченэ чикләвек сибэбез ( бик куп түгел). Рулет итеп төрәбез дә горф бумагасы күк җыерабыз рулетны. Алдан майланган ( маен күп сыламыйбыз) табага яки формага салып барабыз. Бөтен камырны ясап бетергәч өстен эретелгән атланмай бн майлап, 180 градуслы духовкада 40-50 минут пешерәбез. Духовкагызны үзегез чамалагыз. Пахләвәнең өсте кызарып чыга. Димәк, ул әзер дигән сүз. Мичтән алабыз. Өстенә сиропны коябыз һәм шул сиропта суынганчы тотабыз.

Чәйләрегез тәмле булсын!

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев