Яшел Үзән

Яшел Үзән шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
Тәмлетамак

«Ирләр капризы» торты

Тәмле булсын!

Кирәк:
400 гр он
3 данә йомырка
200 гр шикәр комы
2 аш кашыгы сыек бал
1 чәй кашыгы сода
0,5 чәй кашыгы аш серкәсе
250 гр куертылган сөт (сгущенка)
200 гр атланмай
2 аш кашыгы какао порошогы
50 мл татлы сироп(җиләкнеке, чиянеке һ.б.)
50 гр әстерхан чикләвеге

Блендер ярдәмендә йомыр­каларны шикәр комы белән кушып болгатырга, бал өстәргә. Әгәр дә бал каты булса, су мунчасында эретергә. Катнашманың өстендә күбек барлыкка килгәнче болгатырга.
Он һәм аш серкәсе белән «сүндерелгән» сода салып, бутарга.
Коржлар пешерәбез. Мичне 200 градускача кыздырыр­га. Әгәр дә коржлар калын булсын дисәгез, камырны ике өлешкә бүлеп, һәрберсен 15әр минут пешерегез. Ә инде торт биегрәк, коржлар нәзегрәк булуын теләсәгез, камырны дүрт өлешкә бүлеп, 7шәр минут пешерергә. Камыр ябыша торган, шуңа аны майланган табага кашык белән салып җәяргә кирәк. Әзер коржларны тарелка формасы белән түгәрәкләп кисәргә. Калган кырыйларын уклау белән вакларга, анысын тортның өстенә сибәчәкбез.
Киптерелгән әстерхан чикләвеген дә уклау белән изеп, корж валчыклары белән катнаштырырга.
Крем әзерлибез. Йомшарган атланмайны куертылган сөт һәм какао белән кушып болгатырга, бераз куерсын өчен суыткычка куеп торабыз. Теләк буенча коржларга шикәр яки башка сироп сеңдерәбез. Һәрберсенә крем сылап, берсе өстенә берсен куя­быз.


Тортның кырыйларына шулай ук крем сыларга һәм өстенә дә, кырыена да чикләвекле катнашманы сибәргә. Өстен, үз теләгегез буенча, җиләкләр яки шоколад белән бизәгез.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев