Яшел Үзән

Яшел Үзән шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
Тәмлетамак

Ифтарга файдалы кабымлык

Тәмле булсын!

Кирәк: 2 алма, ярты лимон, 1 ч.к. бал, 150 гр. виноград, 2 ботак сельдерей,
80 гр. яшел салатлар, 2 кисәк тавык ите, 30 гр. әстерхан чикләвеге, 200 гр. табигый йогырт, 1 тырнак сарымсак, 1 а.к. алма серкәсе, 1 ч.к. бөртекле горчица, тәменчә тоз һәм борыч.

Нәзек кисәкләргә туралган тавык итен сыек майда кыз­дырырга, суына торсын. Алманың кабыгын әрчеп, саламлап, сельдерейны вак­лап турарга, виноградны урталай бүлергә. Алма кисәкләрен лимон согы һәм бал белән берләштерергә. Виноград, сельдерей, яшел суган, салат һәм тавык итен кушарга. Болгату өчен йогырт, пресс аша чыгарылган сарымсак, алма серкәсе һәм горчицадан катнашма ясарга. Шуны, тоз һәм борычны салатка салып, бутарга. 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

2
X