Яшел Үзән

Яшел Үзән шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
Тәмлетамак

Ялкауларча пәрәмәч

Тәмле булсын!

Бу ризыкны гаиләдәге һәр кеше яратыр, мөгаен. Ул тиз дә, тәмле дә!

Кирәк була: 500 гр тавыкның түш ите, 2 стакан кефир, 400 гр он, 0,5 ч.к. сода, 1,5 ч.к. шикәр комы, тоз-борыч тәменчә, кыздыру өчен үсемлек мае.
Тавык итен һәм суганны (теләгән кеше сарымсак та өсти ала) иттарткычтан чыгартабыз һәм тәмләткечләр кушып, яхшылап болгатабыз.

 
Камыр өчен
2 стакан җылы кефир кирәк, аңа тоз (0,5 ч.к.), шикәр комы һәм сода кушып болгатырга, онны өстәп, кашыктан агып төшәрлек итеп камыр туг­ларга. Шул камырга фаршны кушып, бутарга. Пәрәмәчләрне кашыклап салып, ике яклап, акрын утта кыздырырга. Артык зур утта уртасы пешеп өлгермәячәк. Табада май калынлыгы 0,5 см яки күбрәк булырга тиеш.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев