Яшел Үзән

Яшел Үзән шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
Тәмлетамак

«Ералаш» салаты

Кирәк:

Корейча кишер – 200 гр
Сыер ите – 250 гр
Кәбестә – 200 гр
Чөгендер – 200 гр
Бәрәңге – 500 гр
Суган – 1 баш
Майонез – 200 гр
Укроп, петрушка
Тәмләткечләр, тоз һәм борыч.

Кызыл чөгендерне (пешмәгәнне) үзегез кыргычтан уып, сарымсак белән куша аласыз, яки әзер корейча кишер һәм чөгендерне сатып алырга була. Чи итне табада кыздырырга да, алдан пешереп куярга да мөмкин.
Итне, кәбестәне һәм чи бәрәңгене саламлап, суганны боҗралап, үләннәрне вак итеп турарга.
Савытта кәбестә белән яшел үләннәрне кушырга, тәменчә тозларга. Бәрәңгене һәм итне кыздырырга. Иткә махсус тәмләткечләр һәм тоз белән борыч өстәсәгез дә була. Суганны да алтынсу төскә кергәнче кыздырып алыгыз. Салфеткага җәеп, барысының да артык майларын саркытыгыз.


Хәзер зуррак диаметрлы савытка салатыбызны секторлап урнаштырабыз: корейча кишер, кыздырылган бәрәңге (фри), чөгендер, кәбестә. Уртага итне һәм аның өстенә суганны салырга. Салатны майонез белән бизәргә (теләк булганда башка әйберләр кулланырга мөмкин, мәсәлән, кызыл карлыган һ.б.).

«Ералаш» әзер! 1-2 сәгатькә суыткычка куеп торыгыз да, шул килеш табынга чыгарыгыз. Әгәр дә өстәл артында бөтен кеше дә ит ашый торган булса, ике чәнечке ярдәмендә салатны болгатыгыз.


Бу кабымлыкка үзегез яраткан ингредиентлар өстәсәгез дә була.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

2
X