Яшел Үзән

Яшел Үзән шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
Сәнәгать

Яңа Тура: кичә, бүген, иртәгә

Яшел Үзән районында «Яңа Тура» технополисы төзелеше башлануы турында газета укучыларыбызга узган саннарның берсендә хәбәр иткән идек инде. «Яңа Тура» - Россиядә хосусый инвесторлар акчасына төзелә торган беренче технополис ул. Июнь аенда төзелешкә беренче нигез ташы салынды һәм анда Татарстан Президенты Рөстәм Миңнеханов киләчәк буынга юллама салып калдырды. - Бу...


Яшел Үзән районында «Яңа Тура» технополисы төзелеше башлануы турында газета укучыларыбызга узган саннарның берсендә хәбәр иткән идек инде. «Яңа Тура» - Россиядә хосусый инвесторлар акчасына төзелә торган беренче технополис ул.

Июнь аенда төзелешкә беренче нигез ташы салынды һәм анда Татарстан Президенты Рөстәм Миңнеханов киләчәк буынга юллама салып калдырды.
- Бу искиткеч зур проект, - диде ул, шушы уңайдан тантанада чыгыш ясап. - Мондый дәрәҗәдәге зур проект Татарстанда гына түгел, гомумән, Россиядә дә юк. Технополис - беренче предприятие, анда меңләгән кешегә эш урыны булачак. Иң мөһиме - бизнес белән мәгариф кооперациясенә нигез салына.
Шушы көннән соң мәгълүмат чараларында «Яңа Тура» сүзе еш кабатлана башлады. Эшсезләр дә, эшкуарлар да кызыксына «Яңа Тура» технополисы белән. Ниндиерәк объект булыр ул? Өмет-ышанычларны аклармы? Бүген без, укучыларыбызның күп санлы сорауларына җавап йөзеннән, «Яңа Тура» технополисы турында төрле мәгълүмат чыганакларыннан файдаланып әзерләнгән язманы тәкъдим итәбез.
Осиново авыл җирлеге составына кергән Яңа Тура авылы турында элегрәк елларда белгән-ишеткән кеше аз иде. Күпләребез өчен ул Яшел Үзән - Казан автомобиль юлындагы бер тукталыш, бер авыл иде. Йөзгә якын кеше яшәгән Яңа Турада хезмәткә сәләтлеләрнең күпчелеге Осиново һәм Казан предприятиеләрендә эшләде. Авыл хуҗалыгы производствосы белән шөгыльләнүчеләр булды.
Аның каравы, бүген биредә тормыш кайнап тора. Яшел Үзәннән Казанга барганда яисә, кире әйләнеп шәһәргә кайтканда, Яңа Тура турысында зур төзелеш башланганын шәйләргә мөмкин. Төзелеш мәйданы тигезләнгән, трактор, машиналар гөрелтесе ерактан ишетелә, теләсә кайсы төзелештәге кебек, тирә-юньдә тузан, шуңа күрә дә «Яңа Тура» технополисы белән кызыксынучылар күп.
БӨТЕН ЮЛЛАР
БЕЗДӘ КИСЕШӘ

- Ни өчен менә шундый технополисны төзү өчен безнең Татарстанны сайлап алдылар икән?
- Татарстан - Россиядә иң алдынгы республикаларның берсе. Инвесторлар белән эшләү өчен бизнес-климат уңайлы. Яңа Тура бик тә җайлы урында урнашкан, ягъни географик урыны әйбәт. Ул, белгәнебезчә, «М-7» трассасында. Муеныңны сузыбрак карасаң, бер якта - Мәскәү, икенче якта - икътисадый яктан нык үсә баручы Кытай.
- Кытай сүзен ишетүгә, арзанлы һәм сыйфатсыз товар күз алдына килеп баса. Элек ефәк юлыннан сәүдәгәрләр Кытайга сәүдә итәргә йөргән булса, хәзер, киресенчә, алар безгә килә. Яңа базарда кытайлар сәүдә итәрме?
-Технополиста эшләргә теләге булган һәркемгә урын һәм эш җитәрлек, шул исәптән кытайларга да. Тик алар күп түгел. Анда татарлар, урыслар, марилар, удмуртлар, бүтән төбәкләрдән килүчеләр сәүдә итәргә, товар сатып алырга, бүтән эш белән шөгыльләнергә, халыкның ялын оештырырга мөмкин.
- Мәйданы зурмы?
- Технополис якынча 250 гектар мәйданны алып торачак. Анда, сәүдә мәйданнарыннан тыш, күңел ачу үзәкләре, мәгариф учреждениеләре дә урын ала.
- Проект кемгә исәпләнгән?
- Бөтен Идел буена. 500-700 чакрым радиуска. Ул гади базар түгел, ә күп функцияле сәүдә үзәге, технополис. Сәүдә комплексларында азлап һәм күпләп товар сатып алырга мөмкин булачак. Моннан тыш, күңел ачу урыннары, рестораннар, кафелар һәм, әлбәттә инде, кинотеатрлар эшләячәк. Офислар төзелә. Хезмәт күрсәтүче персоналга тулай торак.
- Ничә кешегә эш урыны булырга мөмкин?
- Якынча 40 мең кешегә.
- Бу кадәр кешене кайдан табарга?
- Яшел Үзән, Казан, якын тирәдәге авылларда һәм шәһәрләрдә яшәүче халык килер эшкә. Чит төбәкләрдән килүчеләр дә булыр, әмма җирле халыкка исәпләнеп төзелә технополис.
- Эшкә кабул итә башладылармы?
- Бер-ике айдан эшкә чакыра башларлар.
- Сәүдә белән мәгариф үзара ярашмый түгелме соң? Сәүдә-мәгариф үзәге нинди объект?
- Мәгариф үзәге Россия дәүләт сәүдә-икътисад университетының Казан филиалы һәм Икътисад белән идарә итү һәм хокук институты (Татарстанның 8 колледжы катнашында) базасында төзелә. Теләге булганнар производстводан аерылмыйча белемен күтәрә. Профтехучилищелар системасы ачылырга тиеш. Сәүдә нокталары күп булганга күрә, вуз студентлары практиканы турыдан-туры шунда уза, шунда ук эшкә урнаша.
ПРОЕКТ ҮЗЕН
7 ЕЛДА АКЛЫЙ

- Мәгълүмат чараларында технополиска 9 миллиард сум инвестиция (акча) кертелә дип яздылар. Ышаныргамы соң моңа?
- Чыннан да, шундый зур күләмдә акча кертелә технополиска.
- Ничә елга исәпләнгән инвестиция ул?
- 2013 ел ахырына һәм 2014 ел уртасына кадәр проект төгәлләнергә тиеш.
- Беренче чираты кайчан файдалануга тапшырыла һәм ул күпмегә төшә?
- Беренче чираты якынча бер миллиард сумга исәпләнгән. Бу - беренче павильонга.
- Проект үзен ничә елда аклый?
-Якынча 7 елда.
-Укучыларыбыздан шундый сорау да керде. Мәскәүдә санитария нормаларына җавап бирми торган базарларны яба башлаганнар. 271нче федераль законга ярашлы рәвештә, Казан базарларын да шундый ук язмыш көтә. Әгәр башкалада базарлар ябылса, «Яңа Тура» технополисында аларга урын бармы? Колхоз базары һәм Вьетнам базары 1 сентябрьдән ябылырга тиеш дигән сүзләр йөри. Яшереп тормыйк, гади халык, гадәттә, шушы базарлардан киенә иде.
- 271нче федераль закон 1 июльдән гамәлдә, шуңа күрә технополиска ихтыяҗ бар. Технополиста арендага мәйданнар алырга теләп мөрәҗәгать итүчеләр артачак.
- 1 октябрьдән технополис территориясендә базарлар эшли башларга тиеш. Объектлар өлгерәме?
- Беренче чираты файдалануга әзер булачак бу вакытка. Анда кием-салым базары, кафе, ресторан урнаша. Табигый ки, юллар да, коммуникация дә әзерләнә.
- Барысы ничә сәүдә ноктасы?
- 1280 сәүдә ноктасы. Һәркайсы 10 квадрат метр. Барысы 5 павильон. Сәүдә рәтләре - беренче катта, склад биналары - икенче катта.
- Ашамлыклар сатылачакмы?
- Бернинди ашамлыклар сату күздә тотылмый. Беренче павильонда җиңел сәнәгать җитештергән товарларга урын бирелә. Электроникага да. Бәяләр кеше күтәрә алмаслык кыйммәт булмас. Бәяләр халыкның киң катлавы сатып алырдай.
КӨН САЕН 200 МЕҢ КЕШЕ

- Технополис нинди график буенча эшләр?
- Тулысынча сафка баскач, анда көн саен 200 мең кеше килер дип көтелә. Әйтеп уздык: технополисның урнашкан урыны үтә уңайлы. Транспорт күп йөри торган «М-7» трассасында ул.
- Ял көннәрендә халык өзелеп тормас, әлбәттә.
- Беребезгә дә сер түгел, халык сәүдә үзәкләренә, нигездә, ял көннәрендә, эштән буш вакытта йөри.
- Гадәти эш көннәрендә базар ачыламы?
- Әлбәттә, эшлиячәк.
-Техника заманы хәзер. Машиналарга урын кирәк.
- Якынча 7 мең автомобильгә урын төзелә.
Берәүләр төзи,
икенчеләре идарә итә

- «Яңа Тура» технополисын төзүгә берәүләр инвестиция кертә, икенчеләре анда эшне оештыра, идарә итү белән шөгыльләнә. Идарәче компания эшкә керештеме?
- Вакыт бара, шуңа күрә, төзү-монтаж эшләре белән беррәттән, идарә итүче компания төзелә, тиздән ул эшкә керешәчәк.
- Хәзерге вакытта Яшел Үзәннән 20 меңләп кеше Казан предприятие һәм оешмаларына йөреп эшли, тик шул ук вакытта Казанда яшәүчеләр, базарлар ябылгач, Яңа Турага йөрергә ерак дип (башкаладан нибары 10 чакрым чамасы ераклыкта), бирегә эшкә урнашырга каршы. Югыйсә, «Яңа Тура» технополисы, нигездә, Казан һәм Татарстан өчен төзелә. Сәүдә мәйданын арендага алып, анда сәүдә оештырырга теләк белдерүчеләр бармы?
- Бик күп. Беренче чиратта файдалануга тапшырылачак комплекста эшләргә теләк белдерүчеләр белән килешүләр төзелде, урыннар бүленеп бетте дияргә ярый.
- Сәүдә мәйданнарын арендага алырга мөмкин. Ә менә алар сатыламы?
- Сәүдә павильоннарын сатып алырга да була.
- Яшел Үзәннең кием-салым базарлары да Яңа Турага күчәрме?
- Шәһәр башкарма комитетның сәүдә бүлеге җитәкчесе Алексей Ананьев хәбәр итүенчә, Яшел Үзәннең кием-салым базарлары Яңа Турага күчми, чөнки базарлар уңайлы биналарда урнашкан.

***
«Яңа Тура» технополисы Яшел Үзән халкына бик отышлы. Сатып алучыларга арзанлы чүпрак-чапрак сатып алырга Вьетнам базарына да, Колхоз базарына да йөрергә туры килмәячәк. Яңа эш урыннары да кызыктыра халыкны. Җирле бюджетка саллы гына күләмдә салым да түләнәчәк. Бу җәһәттән шуны да искә төшерик. Татарстан Президенты Рөстәм Миңнеханов, узган ел шәһәр халкы алдында чыгыш ясап, Яшел Үзән Татарстанның көнбатыш икътисадый зонасы үсеше үзәге булачак дигән иде. Планнарның тормышка аша баруын күрәбез хәзер. Сентябрьдә «Яңа Тура» технополисының күргәзмә-сәүдә павильоннары беренче сатып алучыларны кабул итәр. Бүтән объектлар да төзелә: «М-7» индустриаль паркы, «Магнит» кибетләр челтәренең якын-тирә төбәкләрне тәэмин итеп торучы складлар базасы. Хәер, алар хакында бүтән язмаларда тәфсилләбрәк язарбыз.
Әлифел Таразова

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев