Яшел Үзән

Яшел Үзән шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
Сәнәгать

Яңа теплоход суга төште

А.М.Горький исемендәге заводта эш кайнап тора. Менә 26 майда анда А145 проекты буенча эшләнгән тиз йөрүче пассажир теплоходы суга төшерелде. Бу яңа сериядәге икенче судно булып тора. Ул сентябрьдә Сочида узган Халыкара Инвестицион форумда югары бәя алган булган инде. Теплоходны суга төшерү уңаеннан узган тантаналы чарада Архангельск өлкәсенең губернатор урынбасары...

А.М.Горький исемендәге заводта эш кайнап тора. Менә 26 майда анда А145 проекты буенча эшләнгән тиз йөрүче пассажир теплоходы суга төшерелде. Бу яңа сериядәге икенче судно булып тора. Ул сентябрьдә Сочида узган Халыкара Инвестицион форумда югары бәя алган булган инде.

Теплоходны суга төшерү уңаеннан узган тантаналы чарада Архангельск өлкәсенең губернатор урынбасары Алексей Алсуфьев, өлкәнең сәнәгать һәм сәүдә министры Андрей Шестаков, ТРның сәнәгать һәм сәүдә министры Равил Зарипов һәм шулай ук ТРның һәм Архангельск өлкәсенең төрле ведомстволары җитәкчеләре катнашты.
А145 проекты «Агат Дизайн Бюро» ширкәтендә (Санкт-Петербург) заманча технологияләр нигезендә төзелеп, ул тиз йөрешле суднолар төзү өлкәсендә инновация проекты җимеше булып тора. Әлеге проект нигезендә безнең шәһәр заводында төзелгән суднолар бөтен заман таләпләренә җавап биреп, 150 пассажирны сыйдыра ала.
Хәзерге вакытта Россиядә тиз йөрешле суднолар төзелми диярлек, ә серияле җитештерүне бары тик А.М.Горький исемендәге завод кына алып бара. Чөнки бу предприятиенең алюминий-магний эретмәсеннән тиз йөрешле пассажир суднолары җитештерү буенча ярты гасырлык тәҗрибәсе бар. Алай гына да түгел, мондый суднолар төзи ала торган тәҗрибәле хезмәткәрләр тупланган. Инновация проектындагы суднолар төзегәндә тәҗрибә тагын да баеп, ул киләчәктә дә яңа кораблар төзергә, пассажирлар һәм заказчылар ышанычын акларга мөмкинлек бирәчәк.
Әлфия ЗЫЯКАЕВА

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев