Яшел Үзән

Яшел Үзән шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
Сәнәгать

Яңа корабль чирканчык алды

«А.М. Горький исемендәге Яшел Үзән заводы» акционерлык җәмгыятендә яңа корабльне җыю цехыннан суга төшерү тантанасы булды. «Океан»-22100 проекты буенча төзелгән бу корабль дөньядагы бар океанда да йөзү мөмкинлегенә ия. Акционерлык җәмгыятьнең генераль директоры Ренат Мистахов әйтүенчә, заводның йөз елдан артык тарихында мондый зур корабль беренче тапкыр төзелә. Корабльнең гадәттән тыш...

«А.М. Горький исемендәге Яшел Үзән заводы» акционерлык җәмгыятендә яңа корабльне җыю цехыннан суга төшерү тантанасы булды. «Океан»-22100 проекты буенча төзелгән бу корабль дөньядагы бар океанда да йөзү мөмкинлегенә ия.
Акционерлык җәмгыятьнең генераль директоры Ренат Мистахов әйтүенчә, заводның йөз елдан артык тарихында мондый зур корабль беренче тапкыр төзелә. Корабльнең гадәттән тыш олы булуы заводның җиһазларына һәм цех корпусларына төрле үзгәрешләр кертергә мәҗбүр иткән. Мисалга, менә шушы су тутырылган док-камерада 120 миллион сумлык ныгыту эшләре башкарылган. Мондый чыгымнар предприятиенең мөмкинлекләре зур булуын да күрсәтә, билгеле. Чыннан да, эшләре тәгәри заводның. Соңгы елларда корабль артыннан корабль өлгертеп кенә торалар анда. Аның икътисади үсешен бер сан белән күрсәтү дә җитәр, мөгаен. «Узган ел без 11 миллиард сумлык эш башкарсак, быел ул 16 миллиардка җитәчәк», - дип белдерде җитәкче тантанада ясаган чыгышында.
Яшел Үзән заводына ышаныч артуы күренә. Заказлар өстәлеп кенә тора. Яшел Үзән муниципаль районы башлыгы Александр Тыгин, бигрәк тә хәрби заказларның ишәюе сөендерә, дип белдерде. Димәк, шәһәребезнең иң төп предприятиесе эшен сыйфатлы итеп һәм вакытында башкара дигән сүз. Заводның алтын куллы осталарына, акыллы белгечләренә рәхмәт җиткерү дә артык булмас биредә. Иң алдынгы корабль төзүчеләр әлеге тантанада дәрәҗәле җитәкчеләр кулыннан төрле бүләкләр алды. Араларында, мисалга, Яшел Үзән муниципаль районы башлыгының Мактау грамотасын алган эшче - 6нчы цехта торба үткәрүче булып эшләүче Илнур Шакиров та бар иде.

Язманың тулы вариантын "Яшел Үзән" газетасының 38нче саныннан укый аласыз.


Ильяс САЛИХҖАН

Марат Хәялетдинов фотолары.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев