Яшел Үзән

Яшел Үзән шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
Сәнәгать

«POZIS» – алга! Сез – иң яхшылар!»

Шушы көннәрдә POZISта берьюлы ике вакыйга - предприятие нигезләнүнең 113 еллыгы һәм берләшмәгә Серго Орджоникидзе исеме бирелүнең 80 еллыгы билгеләнде. «Серго исемендәге завод» (POZIS) - Россиядә аз калибрлы сугыш кирәк-яраклары, суыткыч техникасы һәм медицина җиһазлары җитештерүче оборона-сәнәгать комплексының әйдәп баручы һәм «Ростехнология» ГКсына, Россия Машина төзүчеләре берлегенә кергән эре предприятиеләрнең...

Шушы көннәрдә POZISта берьюлы ике вакыйга - предприятие нигезләнүнең 113 еллыгы һәм берләшмәгә Серго Орджоникидзе исеме бирелүнең 80 еллыгы билгеләнде.

«Серго исемендәге завод» (POZIS) - Россиядә аз калибрлы сугыш кирәк-яраклары, суыткыч техникасы һәм медицина җиһазлары җитештерүче оборона-сәнәгать комплексының әйдәп баручы һәм «Ростехнология» ГКсына, Россия Машина төзүчеләре берлегенә кергән эре предприятиеләрнең берсе.
Предприятие, дәүләт оборона заказын үз вакытында ала алмаса да, аны ул тулы күләмдә һәм сыйфатлы итеп башкара алуын, техник потенциалының югары дәрәҗәдә булуын һәрчак һәм һәр елны исбатлап тора. Бүген коллектив киләсе ел заказын үтәргә җыена.
Бу юлы предприятие үзенең туган көнен суыткычлар җитештерү цехында зурлап билгеләде. Анда, завод коллективыннан тыш, мәртәбәле кунаклар, ветераннар һәм танылган артистлар катнашты.
Берләшмәнең генераль директоры Радик Хәсәнов, коллективны бәйрәм белән котлап, узып баручы елның үзенчәлеге һәм киләчәккә корган планнары белән уртаклашты. «2011-2020 елларда Россия Федерациясе оборона-сәнәгать комплексы үсеше» максатчан федераль программасы предприятиегә аз калибрлы сугыш-кирәк яраклары җитештерү буенча үзәк ясарга мөмкинлек бирәчәк. «ПОЗИСта корпуслар һәм гильзалар җитештерүне реконструкцияләү» масштаблы проекты да уңышлы гамәлгә ашырыла башлаган. ПОЗИС бүгенге көндә суыткыч җиһазлары җитештерү буенча Россия базарының 10 процентын тәшкил итеп, үз тарихында 11 миллион суыткыч техникасы җитештергән. 2011 ел ахырына 300 меңнән артык суыткыч техникасы җитештерү планлаштырыла. Якын һәм ерак чит илләргә экспортны 1,5 тапкыр арттыра алганнар. Компания белгечләре яңа медицина суыткычларының перспективалы яңа модельләрен, һаваны бактерияләрдән чистартучы үзенчәлекле һәм кабатланмас рециркуляторлар үзләштерә башлаган. Алай гына да түгел, ПОЗИС «2011-2012 елларда сәламәтлек саклау өлкәсен модернизацияләү» дәүләт программасы буенча дәвалау учреждениеләрен уникаль медицина суыткычлары белән тәэмин итәргә әзер. Бу көнгә республиканың 112 медицина учреждениесенә 20 миллион сумлык суыткыч техникасы җибәрелгән инде. Предприятиенең тагын бер казанышы - 2012 елның 1 гыйнварында ПОЗИС 100 процент дәүләт акциясе кертелгән «POZIS» акционерлык җәмгыятенә үзгәртеп корылачак. «Берләшмәнең 113нче еллыгы - компаниянең яңа этабы ул. Алда безне тагын да зуррак эшләр көтә. Һәр дата безнең өчен һөнәри горурлык булудан тыш, башкарган эшебезгә нәтиҗә ясарга, алга карап яшәргә мөмкинлек бирә», - диде генераль директор сүзен йомгаклап.
Серголыларны туган көн белән котларга муниципаль район башлыгы Сергей Батин да килгән иде. Ул, ПОЗИС җитештергән продукциянең сатылу масштабы киңәйгән саен, Яшел Үзән исеменең дә еракларга таралуын билгеләп, коллективка тагын зуррак уңышлар, казанышлар һәм хезмәткәрләренең шундый абруйлы заводта эшләүләре белән горурланып яшәүләрен теләде. Татарстан Республикасы оборона сәнәгате профкомы рәисе дә коллективны бәйрәм белән тәбрикләп, «ПОЗИС - алга! Сез - иң яхшылар!» - диде. Әлеге котлаулар белән бергә бер төркем алдынгы хезмәткәргә «Мактаулы машина төзүче» исемнәре, ТР Сәнәгать һәм сәүдә министрлыгының, берләшмәнең Мактау кәгазьләре, медальләр, Рәхмәт хатлары тапшырылды, яшь белгечләр дә онытылмады. Серголыларны котлап, музыкаль бүләкләр әзерләнгән иде. Аларга республиканың халык артисты Равил Харисов, Казанның «Ренессанс» квартеты, Владимир Шнитко, Рузил Гатин музыкаль чыгышлар бүләк итте. Бу бәйрәмне серголылар ел саен яратып, үзләренчә «Рабочий полдник» дип атый һәм ел саен аны матур сарайларда түгел, ә үзләрендә - цехта оештырырга ярата. Алай гына да түгел, бу бәйрәм аларга тагын да тырышыбрак эшләргә, дөнья базарын тагын да киңрәк яуларга, яңа үрләргә ирешергә, яңа төр продукцияләр җитештерергә юл ача, шул ук вакытта эшләгән кешенең күңелен күрергә, мактаулы хезмәткәрләр исемен арттырырга тагын бер мөмкинлек бирә.
Әлфия ЗЫЯКАЕВА

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: 250