Яшел Үзән

Яшел Үзән шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
Сәнәгать

«Океан»га океан буйсыначак

30 майда Горький исемендәге суднолар төзү заводында Ватаныбызның су киңлекләрендә чик буен саклауда файдаланылачак «Океан» корабына нигез салынды. Ул - Россия Федераль иминлек хезмәте өчен төзеләчәк I ранг корабы. Тарихта моңа кадәр чик буе хезмәте өчен мондый төр зур корабның төзелгәне булмаган. Яңа төзелә башлаган сак корабы 11351 һәм 97П...

30 майда Горький исемендәге суднолар төзү заводында Ватаныбызның су киңлекләрендә чик буен саклауда файдаланылачак «Океан» корабына нигез салынды.

Ул - Россия Федераль иминлек хезмәте өчен төзеләчәк I ранг корабы. Тарихта моңа кадәр чик буе хезмәте өчен мондый төр зур корабның төзелгәне булмаган. Яңа төзелә башлаган сак корабы 11351 һәм 97П проектлары буенча төзелгән ПСКларга алмашка килә.
«Океан» корабының төп бурычы - Россия Федерациясенең суда чик буен һәм икътисадый мәнфәгатьләрен, шулай ук анадром балыклар төрен саклау.
Моннан тыш, «Океан» корабының бәла-казага эләккән очкычлардан, кораблардан, катерлардан һәм башка йөзмә транспорт чараларыннан зыян күргән экипажны һәм пассажирларны эзләү һәм коткару буенча авария-коткару операцияләрендә; терроризм һәм пиратлык белән көрәштә, контрабанданы, законсыз наркотиклар әйләнешен, законсыз миграцияне бетерүдә Россия ФСБның махсус билгеләнештәге подразделениеләренең эш-гамәлләрен тәэмин итүдә катнашуы күздә тотыла.
Әлифел ТАРАЗОВА

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев