Яшел Үзән

Яшел Үзән шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
Сәнәгать

Электр чыбыгын җир астына салдылар

Зөя кала-утравын электр энергиясе белән тәэмин итүне реконструкцияләү буенча колачлы эш тәмамланды. Кала-утрауның һава электр линияләре дә, аны электр уты белән тәэмин итүче бүтән төр җайланмалар да, андагы торак йортлар кебек үк, вакыт узу белән искергән иде инде һәм алар Зөя кала-утравын ЮНЕСКОның тарихи һәйкәлләре исемлегенә кертүдә зур тоткарлык булып...

Зөя кала-утравын электр энергиясе белән тәэмин итүне реконструкцияләү буенча колачлы эш тәмамланды.

Кала-утрауның һава электр линияләре дә, аны электр уты белән тәэмин итүче бүтән төр җайланмалар да, андагы торак йортлар кебек үк, вакыт узу белән искергән иде инде һәм алар Зөя кала-утравын ЮНЕСКОның тарихи һәйкәлләре исемлегенә кертүдә зур тоткарлык булып торды. Яңа электр линияләрен сузганда утрауның үзенчәлекләрен һәм халыкара мәдәни оешмаларның таләпләрен энергетиклар проект эшләрен башкарганда һәм техник биремнәрне үтәгәндә тулысынча исәпкә алган.
Утрауга электр энергиясе кабель линиясе буенча килә. Электр белән тәэмин итү үзәгенең ерак булуы реконструкция эшләрен катлауландырган. Электр белән тәэмин итүнең яңа схемасын тормышка ашыру өчен, энергетиклар Зөядә 7 БКТП (блоклы трансформатор подстанциясе комплектлары) урнаштырган, электрны бүлүче пунктлар төзегән, утрауны яр белән тоташтыручы дамба аша ике кабель линиясе сузган. Нәтиҗәдә утрауга электр энергиясе Идел ярындагы «Исаково» БРПдан дамба аша кабель линиясе буенча килә. Утрауның өске туфрагын бозмас өчен зур көч куелган. Кабель линиясенең озынлыгы утрауга кадәр һәм утрау эчендә дистәләрчә чакрымга сузылган. Утрау урамнарын һәм андагы ирләр монастыре территориясен, борынгы заманнарны хәтерләтеп, 530 лампа яктырта. Якын арада БКТП диварлары флеш-панель белән капланачак.
Яңа энергообъектларны төзү һәм монтажлау белән «Средневолжсксельэлектросетьстрой» ачык акционерлык җәмгыяте шөгыльләнә. «Сетевая компания» җәмгыяте исә Зөя кала-утравы тарихи-архитектура һәйкәлен электр энергиясе белән тәэмин итүне реконструкцияләүгә 320 миллион сум акча тоткан.
Әлифел ТАРАЗОВА

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: 250