Яшел Үзән

Яшел Үзән шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
сәхнә

Талантларны үстерү үзәге ачылды

Норлат авылында «Авангард» балалар һәм яшүсмерләр иҗатын үстерү үзәге ачылды. Шушы клубны ачуда Зөлфирә Килдеева зур көч куйды. Югары белемле педагог-психолог авылның киләчәге, ягъни яшьләрнең буш вакытын файдалы һәм кызыклы итеп уздыру өчен, аларның сәләтен үстерү йөзеннән, ул клуб эшчәнлеген күп юнәлештә алып барачак. Яшь журналистлар түгәрәге, кызлар өчен Имидж-клуб,...

Норлат авылында «Авангард» балалар һәм яшүсмерләр иҗатын үстерү үзәге ачылды. Шушы клубны ачуда Зөлфирә Килдеева зур көч куйды.

Югары белемле педагог-психолог авылның киләчәге, ягъни яшьләрнең буш вакытын файдалы һәм кызыклы итеп уздыру өчен, аларның сәләтен үстерү йөзеннән, ул клуб эшчәнлеген күп юнәлештә алып барачак. Яшь журналистлар түгәрәге, кызлар өчен Имидж-клуб, сөйләм телен үстерү, кул эшләре студиясе, этикет һәм башка юнәлештә эш алып бару планлаштырыла.
Үзәкне ачу тантанасына район башкарма комитеты җитәкчесе урынбасары Р.Афанасьева, Норлат дәваханәсенең баш табибы И.Таһирова, Норлат МПП ЖКХсы җитәкчесе Р.Бәхтияров, авыл җирлеге депутаты Н.Фәхретдинов та үзләренең бүләкләрен тапшырды.
Тантанага авылыбызның барлык оешма җитәкчеләре чакырылган булса да, күбесе шундый чарага килергә кирәк дип тапмаган. Югыйсә, аларның матди ярдәмнәре яңа эшли башлаган клубка артык булмас иде. Авылыбызның яшьләр тормышын һәрвакыт игътибар үзәгендә тотучы һәм һәр яңалыкны яшьләрчә күтәреп алучы авыл башлыгы Илгиз Баһаветдиновка да ата-аналар бик рәхмәтле.
Яңа ачылган клубны котларга шәһәрдән дә төрле клуб җитәкчеләре килгән иде. Алар да бүләкләрен тапшырды. Норлат яшьләренә бигрәк тә «Форпост» үзәге эшчәнлеген тасвирлаган видеоролик ошады. «Исток» клубында шөгыльләнүче «Unnamed» егетләренең чыгышы барысының да күңеленә хуш килде.
Розалия Ибраһимова.
Норлат

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: 250