Яшел Үзән

Яшел Үзән шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
сәхнә

«Әбиләр чуагы»

Шундый исемдәге концерт-тамаша узган пәнҗешәмбе көнне Горький исемендәге мәдәният сараенда булып узды. Ул шагыйрь, берсеннән-берсе матур көйләр иҗат итүче үзенчәлекле композитор һәм җырчы Лилия Туманова иҗатына багышланган иде. Яшь, чибәр, талантлы - Лилия Туманованы кыскача гына шулай характерларга мөмкин. Әмма үзенең туган шәһәрен өзелеп сөюче һәм иҗатында Яшел Үзәнгә мәдхия...

Шундый исемдәге концерт-тамаша узган пәнҗешәмбе көнне Горький исемендәге мәдәният сараенда булып узды. Ул шагыйрь, берсеннән-берсе матур көйләр иҗат итүче үзенчәлекле композитор һәм җырчы Лилия Туманова иҗатына багышланган иде.

Яшь, чибәр, талантлы - Лилия Туманованы кыскача гына шулай характерларга мөмкин. Әмма үзенең туган шәһәрен өзелеп сөюче һәм иҗатында Яшел Үзәнгә мәдхия җырлаучы затлы һәм тәрбияле шәхес дип тә өстәргә кирәк. Күптән түгел патриотик рухта иҗат ителгән «Мой Зеленодольск» һәм «Град-остров Свияжск» җырлары (сүзләрен дә үзе язган) Лилия Туманованы Яшел Үзән халкы алдында бер баскычка югары күтәрде. Тамашачы авторның әлеге һәм башка җырларын, авторга рәхмәт билгесе итеп, көчле алкышларга күмде. Мәскәүдә узган «Планета детства» халыкара җыр бәйгесенең Гран-при иясе Лилия Туманованың Беслан фаҗигасе турындагы «Мой мир», соңрак иҗат ителгән «Я буду җдать», «Отпусти меня», «Тебе», «Белая полоса», «Невеста» кебек җырларын яшьләр яратып башкара, алар БИМ-радио, Хит FM радиостанцияләреннән еш бирелә. Серго исемендәге заводта эшләүчеләргә тирән хөрмәтен белдереп язылган ПОЗИС турындагы җырын башкарып, күп еллар дәвамында туганнары эшләгән предприятие эшче-хезмәткәрләрен сөендерүе дә ихластан иде яшь авторның. Гомумән, автор-башкаручының һәр җыры матур һәм күңелдә бары тик якты хисләр калдыра.
Иҗатына 10 ел тулуны билгеләп үтәргә Лилия Туманова сәхнәдәш дусларын да чакырган иде. Иҗатташ дуслары да - үзе кебек, халык мәхәббәтен яулаган яшь җырчылар. Байтак шигыренә музыканы Яшел Үзәннең яраткан җырчысы Ринат Шаһидуллин иҗат иткән. Бу кичтә бергәләп тә, аерым-аерым да җырлады алар. Бик күп бәйгеләр, фестивальләр лауреаты Лилия Мөхәммәтованы, Динә Гарипованы, Гүзәл Арсланованы, егетләрнең «Ай-һай» төркемен, «Золотой лотос-2011» республика бәйгесе лауреаты Эвелина Айдынованы (бию), скрипкачы Фәридә Хаҗиеваны, Казанның «Тандем» шоу-балетын һәм «Очарование» вокаль коллективын да тамашачы бик җылы кабул итте.


Урал Салаватов

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев