Яшел Үзән

Яшел Үзән шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
сәхнә

Без дә бардык концертка

Көзге бакча эшләре, чираттагы яллар тәмамлануга, концерт залларында, мәдәният сарайларында күңел ачу тамашалары, концертлар, спектакльләр сезоны башланды. Шундыйларның кайберсендә без дә булдык. «Татар радиосы»ның эшли башлавына 10 ел тулу уңаеннан «Татнефть» спорт-күңел ачу үзәгендә «Яхшы кәеф» дип исемләнгән музыкаль десант булачагы турында ярты ел буена радио, телевидение аша, газеталарда барган...

Көзге бакча эшләре, чираттагы яллар тәмамлануга, концерт залларында, мәдәният сарайларында күңел ачу тамашалары, концертлар, спектакльләр сезоны башланды. Шундыйларның кайберсендә без дә булдык.

«Татар радиосы»ның эшли башлавына 10 ел тулу уңаеннан «Татнефть» спорт-күңел ачу үзәгендә «Яхшы кәеф» дип исемләнгән музыкаль десант булачагы турында ярты ел буена радио, телевидение аша, газеталарда барган реклама үзенең эшен эшләде: юк акчаны бар итеп, билет алып кайттык тамашага һәм соңыннан бу хакта бер генә минутка да үкенмәдек.
«Татнефть» арена» үзәгендә узган концерт-тамашага баргач, андагы халыкның күплегенә исебез-акылыбыз китте. Тамаша залында, бернинди арттырусыз әйтәм, алма төшәрлек тә урын юк иде. Бирегә кимендә 10 мең тамашачы килгән иде. 10 сәгатькә сузылган концертны тын да алмый карадык. Кичке 4тә башланган һәм 70тән артык җырчы катнашкан концерт төн уртасына кадәр дәвам итте.
Дөрес, концерт 10 сәгать дәвам итәчәк дигәч, ышанып та бетмәгән идек башта. Әмма, берсеннән-берсе матур, дәртле җырлар тыңлый-тыңлый, вакытның узганын үзебез дә сизми калганбыз. Башта, тамашачы кызсын әле дип, арена сәхнәсенә яшь җырчыларны чыгардылар: Наил, Рамил, Эльвира, Гөлназ, Алия, Ильмира - алар башкаруындагы җырлар кәефне күтәреп җибәрсә дә, кызганычка, башкаручының ни фамилиясе, ни җырының бер сүзе истә калмаган.
Кичке 8дән соң, исеме халыкка таныла башлаган җырчылар сәхнәгә чыга башлагач, тамаша залында тыз-быз, тегендә-монда чабып йөрүчеләр сирәгәйде. Җырның сүзләре таныш булганлыктан, тамашачы, тормышның бетмәс-төкәнмәс вак-төяк мәшәкатьләрен онытып, җырчыга кушылып рәхәтләнеп җырлап утырды. Залга берничә урынга куелган галәмәт зур экраннарга карап, җырчыларның һәр хәрәкәтен, мимикасын күзәтеп утырырга да мөмкин иде.
Яшьләр белән бергә, остазлар да җырлады бу кичтә, әмма Венера Ганиева, Хәния Фәрхи, Зәйнәп Фәрхетдинова, Гүзәл Уразова, Айдар Галимов кебек халык мәхәббәтен яулаган җырчылар кичке 10нан соң гына сәхнәгә чыкты. Салават та чыкмасмы дип көткән өметләр акланмады. Кем генә җырласа да, һәркайсын яратып, тәүге мәртәбә күргәндәй, кул чабып каршыладык һәм көчле алкышлар астында озаттык. Күңел булды. Артистлар җырлаган арада, буфеттан сатып алып, тәм-том ашадык, кайнар чәй белән сыйландык, аннары, яшьләрдән калышып булмас дип, арена бозында туйганчы биедек.
Тамаша залында яшьләрнең күп булуы аеруча сөендерде безне. Акча санап тормаган яшьләр, җыйнаулашып килеп, кочаклаша-үбешә рәхәтләнеп биеде алар бозда. Тамашачының бии-бии җырлаучы Мөнир Рахмаевны, үзенчәлекле тавыш иясе Әлфинә Әзһәмованы нык яратуына игътибар иттек: алар башкарган һәр җырдан соң, көчле алкышлар яуды.
Яшьләр тегеләй дә, болай да дип, аларны гел сүгеп торабыз. Әмма алар тормышның бөтен өлкәсендә актив. Күңел ачуга корылган концерт-шоуларны тамаша кылу белән беррәттән, җитди спектакльләргә дә яратып йөри икән. Муса Җәлил исемендәге опера һәм балет театрында 12 октябрьдә узган «Свадьба в Малиновке» опереттасын карарга килгән тамашачының нәкъ яртысы яшьләр иде. Араларында, ара ерак дип тормаганнар, Яшел Үзәннекеләр дә бар. Студентлар гына түгел, эшче яшьләр дә күп. Теләсәгез, Яшел Үзәнгә утыртып алып кайтабыз, бергә күңеллерәк булыр дип, үзләренең хезмәтен тәкъдим итүче таныш яшьләр дә булды араларында. Яшьләр өчен дә, зур концерт залларының буш тормавына, халык белән шыгрым тулы булуына да ихластан сөенеп кайттык тамашалардан.
Әлифел Таразова

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев