Законга кул куелды, яңа елдан пенсиягә яңача китә башлыйлар
Россия Президенты Владимир Путин пенсия системасында озак вакытлы финанс тотрыклылыгы булдыруга юнәлтелгән федераль законга кул куйды. Законга ярашлы рәвештә расланган пенсия яше ир-атлар өчен - 65, хатын-кызлар өчен 60 яшь итеп билгеләнде. Пенсия яше әкренләп 2019 елның 1 гыйнварыннан башлап 2028 елга кадәр 10 ел дәвамында арттырылачак.