Депутат фикеренчә, яшь россиялеләр артык кирәк булмаган әйберләр алу өчен кредиттан файдалана
25 яшьтән яшьрәк россиялеләргә кредитларны бары тик белем һәм торак сатып алуга гына бирергә кирәк. Россия Премьер-министры Дмитрий Медведевка Ленинград өлкәсе Закон чыгару Җыены депутаты Владимир Петров әлеге тәкъдим белән мөрәҗәгать итте, дип хәбәр итә РИА Новости.