Яшел Үзән

Яшел Үзән шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
Район тормышы

Үзебезнекен яратабыз

«Табигать байлыклары» предприятиесе территориясендә ТР Дәүләт алкоголь инспекциясе Яшел Үзән территориаль органы белгечләре Васильево икмәк заводы һәм эшмәкәр Р.Габдрахмановның мини-пекарнясында пешерелгән икмәк-күмәч продукциясенә дегустация уздырды. Сатып алучыларның күбесе үзебездә җитештерелгән продукциянең яңа ассортименты белән беренче тапкыр танышты. Васильево икмәк заводы 86 исемдәге продукция тәкъдим итте. Алар арасында «Богатырский с отрубями»,...

«Табигать байлыклары» предприятиесе территориясендә ТР Дәүләт алкоголь инспекциясе Яшел Үзән территориаль органы белгечләре Васильево икмәк заводы һәм эшмәкәр Р.Габдрахмановның мини-пекарнясында пешерелгән икмәк-күмәч продукциясенә дегустация уздырды.

Сатып алучыларның күбесе үзебездә җитештерелгән продукциянең яңа ассортименты белән беренче тапкыр танышты. Васильево икмәк заводы 86 исемдәге продукция тәкъдим итте. Алар арасында «Богатырский с отрубями», «Докторские 8 злаков», «Яровой пшеничный» икмәге, шоколадлы кекс, цукатлы кекс бар иде. Сатып алучыларга бигрәк тә көрпә кушып пешерелгән «Яровой пшеничный» һәм Р.Габдрахманов пекарнясында пешерелгән «Гречневый» икмәген яратты. Карабодай оны, җитен орлыгы, ферментсызландырылган арпа, аскорбин кислотасы, энзимнар, солы кушып пешерелгән икмәк продукциясе бигрәк тә шикәр диабеты белән авыручыларга файдалы.
Белгечләр бу чарада кулланучылар хокукы буенча консультация бирде, сыйфатсыз товар сатып алучыларга конкрет ярдәм күрсәтте.
Сатып алучылар шулай ук анкета да тутырды. Җаваплардан күренгәнчә, күпләр үзебезнең республикада җитештерелгән товарга өстенлек бирә икән.
Әлфия ЗЫЯКАЕВА

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: 250