Яшел Үзән

Яшел Үзән шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
Район тормышы

«Яшәрә шәһәрем, үзгәрә, бәхетем тик Яшел Үзәндә»

Шәһәребез чын-чынлап үзенең юбилеена әзерләнә. 80 ел - ул зур һәм истәлекле дата. Аны лаеклы каршы алу безнең үзебездән, шәһәрнең үткәненә һәм бүгенгесенә мөнәсәбәтебездән тора. Юбилей кысасында шәһәрнең Тургенев урамындагы татар милли китапханәсендә үзенчәлекле, эчтәлекле һәм озак вакыт хәтердә сакланырлык «Яшәрә шәһәрем, үзгәрә, бәхетем тик Яшел Үзәндә» дип аталган әдәби-музыкаль...

Шәһәребез чын-чынлап үзенең юбилеена әзерләнә. 80 ел - ул зур һәм истәлекле дата. Аны лаеклы каршы алу безнең үзебездән, шәһәрнең үткәненә һәм бүгенгесенә мөнәсәбәтебездән тора.

Юбилей кысасында шәһәрнең Тургенев урамындагы татар милли китапханәсендә үзенчәлекле, эчтәлекле һәм озак вакыт хәтердә сакланырлык «Яшәрә шәһәрем, үзгәрә, бәхетем тик Яшел Үзәндә» дип аталган әдәби-музыкаль кичә булып узган иде. Театр кием элгечтән башланган кебек, бу иҗади чара китапханәнең уку залында оештырылган китап күргәзмәсеннән башланып, кунакларны «Яшел Үзән, нурлар сибеп һәр тарафка, гөлчәчәкләр белән бизәл!» дигән дәртле сүзләр белән каршы алды.
Кичәнең якташыбыз, күптән түгел үзенең дә юбилеен билгеләгән язучы Азат Вергазовның «Яшел Үзән» шигыре юлларыннан һәм шәһәрнең талантлы кешеләренең берсе, укытучы, рәссам, Каюм Насыйри исемендәге премия лауреаты Вил Шәрәфетдиновның курайда башкарган моңлы көйләреннән башланып китүе чараны тагын да бизәп җибәрде. Яшел Үзән талантларга бай, аның үз язучылары, музыкантлары бар, аларның иҗатын күрүче милли китапханәсе бар. Бу кичәне оештырган һәм алып барган татар милли китапханәсе мөдире Римма Әхмәтханова белән китапханәче Венера Сафина шәһәр тарихы сәхифәләрен бер-бер артлы ачып үтте, аның данлы үсеш юлын сөйләде. Монда туган ягыбыз һәм илебез турында әллә нинди матур шигырьләр яңгырады. Вил Шәрәфетдинов төрле уен коралларында - кубызда, курайда, тальян гармуннарда татар халкының гаҗәеп матур көйләрен башкарды (рәсемдә). Ә китап укучы Фәрит Хәлиуллинның үзе баянда уйнап дәртле җырлар башкаруы кичәне тагын да бизәп җибәрде. Районның мактаулы гражданины, СССРның Социалистик Хезмәт Герое, Россиянең һәм Татарстанның атказанган азык-төлек сәнәгате хезмәткәре, хезмәт юлының күп өлешен икмәк пешерү өлкәсенә багышлаган Габделхәбир Гайнановның чыгышы да күпләрдә зур кызыксыну уятты. Ул катнашучыларга теләкләрен җиткерде.
Бу чарага 4нче мәктәп укучылары нык әзерләнеп килде. Алар туган җиребезгә багышланган шигырьләре һәм җырлары белән бөтен кешене җәлеп итеп торды. Зәйнуллина Алинәнең сандугачтай тавышына шаккатмаган кеше калмады. Китапханәче Венера Сафина башкаруындагы моңлы җыр яудан кайтмый калган батыр якташ сугышчыларга багышланды. Һәм бу үзенчәлекле кичә Фәнис Яруллинның «Туган ягы кирәк кешегә» дигән шигырен уку белән тәмамланды.
Һәр кешегә туган ягыннан да кадерлерәк, газизрәк һәм матуррак җир юктыр ул. Һичшиксез, китапханәнең бу чарасы аша туган шәһәребезгә карата мәхәббәтебез тагын да тирәнәйде, аның талантлы, батыр, данлыклы шәхесләренә хөрмәтебез артты дип әйтә алабыз. Шуңа күрә, 4нче мәктәпнең Ф.Ишметова оештырып алып килгән укучылар бәйрәмнән алган хисләрен белдереп, милли рухлы, киң эрудицияле китапханәчеләргә рәхмәтләрен җиткереп, аларга тагын да шундый эчтәлекле кичәләр үткәреп торуларын теләп китте.
Әлфия ЗЫЯКАЕВА
Р.Әхмәтханова фотолары.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев