Яшел Үзән

Яшел Үзән шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
Район тормышы

Яшьләр көрәштә чыныга

«Яшел Үзән» газетасы һәм муниципаль район башлыгы призына яшүсмерләр арасында милли татар-башкорт спорт көрәше буенча районара турнир быел унбишенче тапкыр уздырылып, үзенең чын-чынлап традициягә керүен, яшьләрнең аны көтеп алуын, елдан-ел остара баруын һәм алдагы зуррак ярышларга әзерлек булуын чираттагы мәртәбә дәлилләде. Көтеп алалар язгы көрәш бәйрәмен, яраталар. Оештыручысы спорт көрәше...

«Яшел Үзән» газетасы һәм муниципаль район башлыгы призына яшүсмерләр арасында милли татар-башкорт спорт көрәше буенча районара турнир быел унбишенче тапкыр уздырылып, үзенең чын-чынлап традициягә керүен, яшьләрнең аны көтеп алуын, елдан-ел остара баруын һәм алдагы зуррак ярышларга әзерлек булуын чираттагы мәртәбә дәлилләде. Көтеп алалар язгы көрәш бәйрәмен, яраталар.

Оештыручысы спорт көрәше мәктәбе булган мәртәбәле ярыш, 5нче гимназиянең спорт залында узып, Яшел Үзәннең оешуына 80 ел тулуга багышланды. Анда Яшел Үзән спорт көрәше мәктәбеннән һәм аның филиалларыннан, Буа һәм Кайбыч муниципаль районыннан килгән 90га якын спортчы катнашып, киеренке көрәштә көч сынашты.
Турнир тантаналы рәвештә башланды. Спортчыларны бәйге ачылу белән котларга дип, җитәкчеләр, спорт ветераннары, иганәчеләр, тамашачылар килде. Муниципаль район башкарма комитеты җитәкчесе урынбасары Рәйсә Афанасьева, безнең газетаның баш мөхәррире Илдар Габидуллин матур теләкләр җиткерде. Ярыш әләме күтәрелеп, баш хөкемдар Илдус Рәхимов бу чараның максаты һәм көч сынашу тәртибен аңлатты. Батырлыкка омтылган көрәшчеләргә 5нче гимназиянең үзешчән сәнгатьтә катнашучы яшь артистлары милли җыр-биюләрен бүләк итеп, аларны дәртләндереп җибәрде. Р.Афанасьева 2011 елның маенда Казанда узган Татарстан Республикасы чемпионатында катнашып, районга беренче җиңү китергән спорт көрәше мәктәбе командасы әгъзаларына һәм тренер-укытучыларга район башлыгының Рәхмәт хатларын тапшырды.
Яшүсмерләр ике келәмдә олимпия системасы буенча ярышты, ягъни җиңелүчеләр уеннан чыгып барды. Спортчыларны бәяләп торган хөкемдарлар арасында быел яшь спортчылар да бар иде. Бу аларның үзләренә дә, яшьләргә дә тагын бер баскычка күтәрелергә мөмкинлек бирде. Бөтен күңелен биреп ярышучыларның һәркайсының җиңүгә омтылышы күренеп торды. Ярышка быел күрше районнардан азрак килсәләр дә, көчләрне чагыштырып карарга мөмкин булды. Яшел Үзән командасын Олы Карагуҗа, Күгәй, Олы Яке, Мулла Иле, Татар Танае, Осиново, Олы Ачасыр һәм шәһәр көрәшчеләре күрсәтте. Унбиш ел эчендә бу турнир аша бик күп спортчы узып, аларның берсе дә югалып калмады. Алар хәзер тагын да мәртәбәлерәк ярышларда катнаша, призлы урыннар алып, Яшел Үзән районы данын еракларга җиткерә. Шуңа күрә спорт мәктәбендә тренер-укытучылар кул астында шөгыльләнүчеләр саны арта.
Буа спортчылары тренеры Зөфәр Хәкимов турнирны бәяләп: «Ярышның оештырылу дәрәҗәсе бик көчле, өстәвенә балаларны ашханәдә бушлай ашаттылар. Бәйгеләрдә үзара көч сынашу спортчы өчен бик кирәк. Яшел үзәнлеләрнең көрәше ошады. Хөкемдарларның гадел булуын аерып әйтәсем килә. Рәхмәт аларга. Хәрәмләшүләргә урын булмады. 3 спортчыбыз - I, 1се - II, 4се III урынны алды. Апрель аенда Ф.Козырев кубогына турнир булачак бездә, яшел үзәнлеләрне чакырабыз».
Яшел Үзән шәһәренең 4нче балалар-яшүсмерләр спорт мәктәбе җитәкчесе, милли көрәш түгәрәкләренә нигез салучы Марат Җамалиевның бу турнир уңаеннан фикере әһәмиятле: «Бәйгеләр уздырып тору бик кирәк. Чөнки яшьләр ярышып кына остара ала. Мондый күләмдәге бәйге өчен бу спорт залы тар дип әйтер идем. Салкын булганга күрә имгәнү очраклары булды. Көрәшкә спортчы җылынып чыгарга тиеш. Яшьләрнең үсеше күренеп тора. Әмма, ике әйләнеш системасы белән көрәшсәләр отышлырак, киләсе елда турнирны тагын да күләмлерәк итеп уздырырга булыр иде дип уйлыйм. Бу төр спортны үстерү, яшьләрне шундый рухта тәрбияләү бездән тора. Бу турнирны беренче тапкыр уздырганда да оештыручылар шушы составта булып, хәзер дә шул ук кешеләрнең сафта калуына шатланам. Көрәш ул безнең каныбызда».
Яшел үзәнлеләргә Госман Хөсәенов исеме дә яхшы таныш. Баштагы турнирларның ул баш хөкемдары да булды. Госман тумышы белән заманында көрәшчеләре белән данланган Олы Карагуҗа авылыннан булып, 70нче елларда мәртәбәле ярышлар һәм сабан туйлары батыры да иде. Ул бу турнир уңаеннан: «Унбиш ел дәвамында газета призына ярыш уздырылу бик әйбәт гамәл һәм зур эш ул. Ярыш дәрәҗәле итеп оештырылган, гимназия спорт залын биргән. Карагуҗалыларның оста көрәшен билгелисем килә. Буалылар да начар көрәшми. Яшел үзәнлеләр молодцы! Өметле яшьләрне күреп сөенәм. Бу егетләр бервакытта да вакытны бушка уздырмас, тәмәке тартмас, җәмгыятькә файдалы кешеләр булып үсәр. Көрәш аларның канына сеңсә, гомер-гомергә көрәшеп яшәячәк алар. Мин үзем 55 яшькә кадәр көрәштем. Яшь калуның да сере бары спортка бәйле. Әнә ветеран көрәшчебез Мансур абый көн саен чаңгыда 100 чакрым уза. Менә кемнәрдән үрнәк алырга кирәк», - диде.
Ярыш бәйгесе җиңүчеләрне котлаулар белән тәмамланды. Призлы урын алучыларга яшьләр эшләре, спорт һәм туризм идарәсенең медальләре, грамоталары һәм кубоклары, иганәчеләр - Яшел Үзән сөт комбинаты, икмәк заводы, «Экоресурс» МУП, Җиһазлар сәүдә йорты, «Әнгам» фирмасы, «Комплект» ширкәте әзерләгән истәлекле бүләкләр тапшырылды.
I урын алучылар: 1994-1995 елгылар арасында - Галиев Салават, Галиуллин Инсаф, Нигъмәтҗанов Рәнис (Олы Карагуҗа), Яриев Ильфат (5нче гимназия, Яшел Үзән), Әшрәфҗанов Ислам (Яшел Үзән механика көллияте).
1996-1997 елгылардан - Әхмәтҗанов Алмаз, Ваһапов Алмаз (5нче гимназия, Яшел Үзән), Галләмов Фәнис, Әхмәтшакиров Илнар (Олы Яке), Гайнуллин Рәис (16нчы мәктәп, Яшел Үзән).
«Яшел Үзән» газетасы призы, оста алымнар кулланып көрәшкән өчен, Олы Карагуҗадан Галиуллин Инсафка бирелде.
Көтеп алынган бәйрәм тәмам. Хәзер бу турнир батырларын тагын да мәртәбәлерәк ярышлар көтә. Уңышлар юлдаш булсын аларга.
Әлфия ЗЫКАЕВА

Автор фотолары.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев