Яшел Үзән

Яшел Үзән шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
Район тормышы

Утка да керә, суга да

Яшел Үзән эчке эшләр бүлегенең Норлат полициясе өлкән участок уполномоченные Дания Гыйләҗеваны олысы да, кечесе дә бик яхшы белә. Халык белән уртак тел табып эшләве, һөнәри осталыгы нәтиҗәсендә ул быел эш күрсәткечләре буенча Яшел Үзән эчке эшләр бүлеге участковыйлары арасында I урынны алган. Яшел Үзән муниципаль районы башлыгы Сергей Батинның...

Яшел Үзән эчке эшләр бүлегенең Норлат полициясе өлкән участок уполномоченные Дания Гыйләҗеваны олысы да, кечесе дә бик яхшы белә. Халык белән уртак тел табып эшләве, һөнәри осталыгы нәтиҗәсендә ул быел эш күрсәткечләре буенча Яшел Үзән эчке эшләр бүлеге участковыйлары арасында I урынны алган. Яшел Үзән муниципаль районы башлыгы Сергей Батинның Рәхмәт хаты белән бүләкләнгән. Бу аның хезмәтенә күрә лаеклы бәя.
Участковыйлар арасында гүзәл затлар сирәк очраган бу заманда Дания Хәкимулла кызының ир-егетләрне дә сыный торган һөнәрне сайлавы юкка түгел. Ул башта чын хатын-кызларча педагог булган кеше. Косякау авылында укытучы булып эшләп йөргән вакытта оптимальләштерү җилләре исә, педагоглар кыскарып, хокук сакчыларына кытлык башлангач (бумеранг: бер яктан балалар тәрбияләүчеләр кыскарса, икенче яктан, тәртип сакчыларын арттырырга туры килә), батыр йөрәкле Дания эчке эшләр идарәсенең Норлаттагы балигъ булмаган балалар белән эшләү бүлеге инспекторы булырга ризалык бирә. Ике дистә елга якын педагогик тәҗрибәсе булып, балалар белән уртак тел табасына ышана. Озак та үтми аны, барыбер бер эшне башкарасың дип, участковый итеп билгелиләр. Әмма балалар белән эшләве авыррак, ди Дания ханым. Менә ничә елдан бирле ул Норлат зонасында 14 авылга хезмәт күрсәтә. Бу елның сентябреннән хезмәт карьерасында тагын бер баскычка күтәрелгән - өлкән участок уполномоченные дәрәҗәсе алган. Аңа бер авылдан икенче авылга йөрергә, халыкны борчыган бөтен сорауга җавап табарга, көн дими, төн дими чыгып китәргә туры килә. Бу эштә үз хезмәтен, авылдашларын хөрмәт иткән, шәхси вакытын һәм җанын-тәнен кызганмаган кешеләр генә эшли ала. «Мин үземне үз урынымда итеп тоям. Кеше урынын биләмим. Бәлки күңелемне биреп эшли дә алмас идем, әгәр өемдә ышанычлы тылым булмаса, - ди ул. -Һәр минутта тормыш иптәшемнең булышлыгын тоеп яшим. Миңа теләсә-кайсы вакытта өйдән чыгып китәргә туры килә. Өлкән кешеләр ашыгыч медицина ярдәме чакырта алмаса да, миңа шалтырата. Һәркайсына кулымнан килгәнчә ярдәм итәргә тырышам, кирәк икән, ашыгыч яр-дәмне дә үзем чакыртам». Шундый тынгысыз, четерекле эштә эшләп Дания ханым тормыш иптәше белән өч бала да тәрбияли әле. Уртанчысы - Данисын балалар йортыннан тәрбиягә алганнар. «Инспектор булып эшләгәндә балалар йортына еш керергә туры килә иде. Кайчан барып керсәм дә 3 яшьлек бер сабый, «мама» дип, кочып ала. Түзмәдем, иптәшем белән киңәштем дә, аны тәрбиягә алдык. Хәзер аңа 10 яшь тулды. Берничә елдан гаиләбез тагын артып китте, үзебезнең дә улыбыз туды. Хәзер Әделебезгә дә 4 яшь инде, балалар бакчасына йөри. Олы кызыбыз педагогика көллиятен тәмамлап, Норлатка кайтып, эшли башлады», - дип сөйли Дания Гыйләҗева.
Участковый нинди хәлләр белән очрашмый да, нинди генә проблемаларны хәл итми. «Кайберләренә «прәннек һәм чыбыркы» ысулы кулланырга туры килә. Гаиләсен пыран-заран китерүче «боксерларны» да тәрбиялисең, андыйларны, гаиләсеннән аерып алып китеп, ябып куйган чаклар да була. Профилактика чарасын уздырып торганга күрә безнең зонада җинаятьчелек азрак кылына, участковыйлар җитмәсә дә. Норлат полиция бүлеге җитәкчесе подполковник Рамиль Әбделманов эшләгән кешенең кадерен белә, баштан сугып эшләтми, ярдәм итә. Күптән түгел безгә өр-яңа «Нива» автомобиле бирелү дә аның лаеклы өлеше булып тора. Ә безнең эштә машинасыз булмый, 44 авылга хезмәт күрсәтергә кирәк бит».
Хокук сакчысына чын мәгънәсендә психолог та булырга кирәк. Кеше ышанычын аклый алмасаң, синең абруең булмый дигән сүз. Дания Гыйләҗева гозер белән килүчене, мөрәҗәгать итүчене бервакытта кире бормый, кулыннан килгәнне эшләргә, ачык чырай күрсәтергә тырыша. Нәтиҗәсе үзен озак көттерми. Эш күрсәткән кешегә халык үзе дә ярдәм итәргә генә тора. «Разрешите представиться!» акциясе барган вакытта халык белән аеруча тыгыз элемтәдә булырга тырышам, - ди Дания Хәкимулла кызы. - Визиткаларымны таратып чыгам, әбиләргә кереп, күренә торган урынга телефон номерымны зур итеп язып куям. Теләсә-кайсы вакытта шалтырата алуларын аңлатам. Мәктәпләрдә дә еш булам, балалар белән аралашам. Универсиадага әзерлек кысасында күптән түгел булып узган «Диверсант» өйрәнүләре барышында алар белән аеруча тыгыз элемтәдә тордым. Чөнки балалар бик игътибарлы, күзәтүчән була. Шикле затлар турында миңа хәбәр итеп тордылар».
Җинаятьләр кылынганда аны «кайнар эздән» ачыкларга тырышалар. Берничә ел элек шулай җинаять эшенә тиз арада нокта куела. Кири авылына эчкече гаилә - ана белән улы Яшел Үзәннән яшәргә кайта. Бер көнне бу ананың үле гәүдәсен табалар. Үтерүне кыска вакыт эчендә фаш итәләр. 24 яшьлек улы 56 яшьлек әнисен акча өчен үтергән була. Авыл җире дип булмый, төрле хәлләр булырга мөмкин. Хокук сакчылары көмешкә ясап сатучылар белән дә даими көрәшә. «Контроль сатып алулар вакытында «театр уйнарга» туры килә. Менә шулай 7 очрак ачыкланып, көмешкә ясап сатучыларны административ җавапка тарттык. Әмма ул аларны куркытмый, чөнки закон каты түгел, - ди өлкән участковый. - Авылда эшсезлек җинаятьләргә, эчкечелеккә китерә. Дөрес, районга инвестор килү әйбәт булды. Халыкның бер өлеше эш белән мәшгуль».
Эчке эшләр системасында быел үзгәрешләр күп булды. Аларның исеме генә түгел, җисеме дә үзгәрде. Яңа таләпләр куелды. Һәр хокук сакчысы сайланды, аттестация узды. Кайберәүләргә бу һөнәр белән саубуллашырга, сайланганнарына утны һәм суны кичәргә туры килде. Полициянең өлкән лейтенанты Дания Хәкимулла кызы бу сынауны лаеклы узып, үз постында һөнәри осталыгын һәр көнне дәлилләп тора.

Әлфия Зыякаева

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: 250