Яшел Үзән

Яшел Үзән шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
Район тормышы

Туган җир тартуы

Олы Карагуҗа авыл җирлегендә, йорт салу һәм шәхси хуҗалык булдыру өчен, җир бүлеп бирүне сорап, узган елда 20 кеше гариза биргән. Гариза бирүчеләрнең һәркайсы шул төбәктән, шул авыл җирлегеннән. Кечесенә яңа гына 25 яшь тулган булса, олысына әле 35 тә юк, кыскасы, җир җимертеп эшли торган яшьләрдән кергән гариза. Газиз...

Олы Карагуҗа авыл җирлегендә, йорт салу һәм шәхси хуҗалык булдыру өчен, җир бүлеп бирүне сорап, узган елда 20 кеше гариза биргән. Гариза бирүчеләрнең һәркайсы шул төбәктән, шул авыл җирлегеннән. Кечесенә яңа гына 25 яшь тулган булса, олысына әле 35 тә юк, кыскасы, җир җимертеп эшли торган яшьләрдән кергән гариза. Газиз туган җирендә эшләргә теләк белдерүче авылдашларының арта баруына авыл халкы да, җирле үзидарәдә эшләүчеләр дә сөенә.

Җитәкчеләр киңәшмәсендә авыл җирлеге башлыгы Марат Шакиров сөйләвенә караганда, авыл җирлегендә гаилә фермасы төзергә тәвәккәлләүчеләр әлегә юк, әмма хуҗалыгында терлек симертүчеләр шактый. 35 ЛПХ кредиты алганнар. Дәүләт биргән бу акчага берәүләр каралты-кура, сарай төзесә, икенчеләре мөгезле эре терлек сатып алуны кулай күргән. Авыл халкы, нигездә, элеккедән килгән гадәт буенча терлекчелек, яшелчәчелек белән шөгыльләнә, кош-корт үрчетә, умарта тота. Яшелчә үстерү белән шөгыльләнүче крестьян-фермер хуҗалыгы бар. Терлек саны, бигрәк тә сыерлар арта бара авылда. 2010 елда - 30 башка, 2011 елда 22 башка арткан терлек. Хәзерге вакытта авыл җирлегендә 263 баш мөгезле эре терлек бар, шуның 232е башы - сыер. Кош-кортның саны 500дән арта. Техникага да бай авыл халкы: барысы - 202 берәмлек, шул исәптән 26ы- йөк машинасы, 13е - трактор. Эшкә яраклы халыкның 40 проценттан артыгы, авылда производство булмау сәбәпле, читтә эшләргә мәҗбүр. «Майский» теплица комбинатында, «Казан» кошчылык фабрикасында, Юдинодагы юллар төзү идарәсендә, «Навек» УКда хезмәт куючылар арасында Олы Карагуҗадан йөреп эшләүчеләр дә күп. Бәхеткә, әлеге предприятиеләрдән эшче халкын махсус транспорт белән килеп алалар һәм китереп куялар.
Өйләнеп, туган җирдә яшәргә теләк белдерүчеләр өчен, авыл җирлеге бөтен шартларны булдырырга омтыла. Урта мәктәп гөрләп эшләп тора. Анда бүгенге көндә Чүрчиле, Олы Күлбаш, Бишнә, Олы Карагуҗа, Кече Карагуҗа авылларыннан 120 бала укый. Авыл җире өчен иң кирәкле - тракторчы, слесарь, В, С категорияле шофер белгечлеге алырга теләгән егетләр күп еллардан бирле уңышлы эшләп килүче 107нче һөнәр училищесының Олы Карагуҗадагы филиалында белем ала. Филиалда укучы егетләр хәзерге вакытта урта мәктәпнең иркен, якты сыйныф бүлмәләрендә шөгыльләнә. Олы Карагуҗа урта мәктәбенең Аграр институт, Идел буе (Казан) федераль университет белән хезмәттәшлек итүе дә укучылар өчен укырга керергә менә дигән мөмкинлек.
Авыл эчендәге 15 чакрым озынлыктагы юлның 1,5 чакрымына асфальт җәелгән, калганнары - таш юл. Узган елда авылның ике өлешен тоташтыручы күпернең сафка басуы авыл халкы өчен бик сөенечле хәл булган. Олы һәм Кече Карагуҗа арасын таш юл тоташтыра хәзер һәм кышкы айларда юлларны кардан чистартуда проблема булмаган. Су белән тәэмин ителеш тә яхшырган.
Әлбәттә, һәр авыл җирлегендәге кебек, биредә дә проблемалар юк түгел. Былтыр бюджетка 3209200 сум акча кергән, тик шуның 282190 сумы гына - үзләренеке. Бюджетка күпме дә булса, акча кертүне арттыру максатыннан, хуҗасыз яткан җирләрне рәсмиләштерергә һәм аларны аукцион аша сатарга ниятлиләр. Үзләре яшәгән тирә-юньне, юл һәм инеш буйларын, урманнарны пластик шешәләрдән, катыргы һәм чүпрәк-чапрак кисәкләреннән, кыскасы, чүп-чардан арындыру максатыннан, каты көнкүреш калдыклары җыюны җайга салу, суга тарифны раслату белән шөгыльләнәләр.
Олы Карагуҗа авыл җирлеге нинди генә эшкә тотынса да, төп игътибарны авыл кешесе, авылдашларының мәнфәгатьләрен яклауга юнәлдерә, шуңа күрә бөтен тармакта да - спортта да, сәнгатьтә дә, көнкүрешне җайга салуда да, юллар салуда да, шәхси хуҗалыкларны үстерүдә дә әйбәт кенә нәтиҗәләргә ирешә һәм киләчәктә авыл хуҗалыгының һәр тармагында райондашларыбызны тагын да күркәмрәк уңышлар белән шатландырыр дип ышанасы килә.
Әлифел ТАРАЗОВА

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев