ТЕРЛЕКЧЕЛЕК ҖИҢЕЛ ЭШМЕ?
Авыр, әмма бик тә отышлы хезмәт икән ул үзе. Теләгән кеше дуңгыз үстереп тә әйбәт яши ала. Моны мин Яшел Үзән каласы янында урнашкан Гәр авылында гомер итүче Феоктистовларның фермасына баргач белдем. Бу җөмләләрне күрүгә укучыбыз аптырап та калырга мөмкин. Шуңа күрә алдан кисәтәсем килә: керемле эшне сылтау итеп, хәзер...
Авыр, әмма бик тә отышлы хезмәт икән ул үзе. Теләгән кеше дуңгыз үстереп тә әйбәт яши ала. Моны мин Яшел Үзән каласы янында урнашкан Гәр авылында гомер итүче Феоктистовларның фермасына баргач белдем.
Бу җөмләләрне күрүгә укучыбыз аптырап та калырга мөмкин. Шуңа күрә алдан кисәтәсем килә: керемле эшне сылтау итеп, хәзер менә шул терлекләрне карауга күчәргә өнди инде бу дип, берүк уйлый күрмәгез. Һәркемнең үз ихтыяры: күңеле ни тели, шул эшне оештыра ала. Безнең милләттә, мәсәлән, ат, сыер, сарык, куян кебек терлекләр яисә каз-үрдәк, тавык-күркә кебек кош-корт үрчетү гадәткә кергән.
Ул чагында нигә дуңгызчылык мәсьәләсен күтәрәмме? Безнең районда рус, чуаш, мари милләтләре вәкилләре һәм керәшен татарлары да яши бит әле. Аларның әлеге терлекләрне якын итүләрен беләбез инде. Әмма мин биредә Гәр авылы фермеры хезмәтенең гыйбрәт алырдай якларын күрсәтәсем килә.
Феоктистовларның фермасы ике зур гына итеп кирпечтән төзелгән биналардан тора. Берсендә - балалаган ана дуңгызлар, икенчесендә симертелә торганнары һәм ана дуңгызлар белән нәселле ата дуңгызлар тотыла. Күренеп тора: үзенә бер тәртип белән оешкан төпле хуҗалык бу.
Шунысы гаҗәп, хуҗалар үзләре моңа кадәр терлекче булмаганнар, гомумән, авыл хуҗалыгы һөнәр ияләре түгел икән алар. Виктор - төзүче, аның хатыны Галина исә, завод эшчесе... Әмма куркып тормаганнар - уйлаганнар һәм тәвәккәлләп тотынганнар ферма оештырырга. Яңа эш башлаганда, әлбәттә, кыюлык таләп ителә. Икенчесе итеп, кешедән тырышлык һәм үҗәт булу да сорала анда. Феоктистовлар әйтүенчә, хезмәттән курыкмаска кирәк. Югыйсә, болай аякка басканчы шактый гына көтелмәгән кыенлыклар очраган үзләренә.
- Беренче вакытта ана дуңгызлар сатып алганда берничә тапкыр алдандык. Очсызга сатуларын ишетәбез дә, аннан алабыз. Хуҗалыклар бетә, шуңа күрә юньгә җибәрә тегеләр. Ә без алабыз да тәрбиялибез, алабыз да тәрбиялибез - әмма отмыйбыз. Балалары да аз санлы була: булса дүрт-биш шунда, әле алары да үсмичә интектерәләр... Менә шулай очсыз мал - мал түгеллеген үзебезнең җилкәдә татыдык. Шулай да йөри торгач, таптык әйбәтләрен дә. Анадан бәйле бит үрчем: болары ун-уникене китерә менә һәм бик тиз тазара балалары... Әмма башта аларын да югалта язган идек әле! Берсендә ветврач килгәч, шаккатты: сез бит нәселле иң әйбәтләрен иткә сатып бетергәнсез, диде ул. Менә шулай да алданасың икән ул! Әле дуңгыз балаларының тешләрен кисәргә кирәклеген дә белми идек без. Алар, мөртәтләр, имә-имә дә, тешли икән, ана дуңгыз шулчак авыртудан сикереп тора, башка балаларының ашавы өзелә... Ата дуңгыз белән дә иза чиктек башта. Менә бусын район авыл хуҗалыгы идарәсе табышты һәм, ниһаять, аның белән уңдык! - дип сөйләде хуҗа кеше.
Менә шулай эшли-эшли чарлана ирле-хатынлы Феоктистовлар. Гаҗәп, авырлыклар да, алданулар да төшенкелеккә бирелдерми үзләрен. Сабак алдык, диләр алар.
Тора-бара сату итәргә дә өйрәнәләр. Баштарак, алырга килгән кешегә ни сораса, шуны сата торган булганнар. Зурысы кирәк булса - зурысын, кечесе кирәк булса кечесен дигәндәй. Ә хәзер җитәрлек дәрәҗәдә өлгергәнен чалып, ит итеп саталар - шулай файда күбрәк керә икән. Бер баштан 120-140 кило ит чыгарга тиеш ди алар.
Малны ашата белү дә бик мөһим. Моңа кадәр ашханәләрдән ташыган булганнар ризыкны, - дуңгыз, шуны ашап, ун-унике айда симереп җитлегә торган була. Ә хәзер махсус комбикорма кайтарта башлаганнар. Бусы күзгә күренеп симертә малларны: алты-җиде айда өлгерәләр, дип шатлыкларын уртаклашты хуҗалар. Шунысы да яңалык иде минем өчен: дуңгыз итенә сорау зур - базар бәясенә килеп алып китеп торалар икән. Узган ел ахырында гына ике тонна ит сатканнар алар. Кыскасы, әҗере мул бу эшнең!
Билгеле, мәшәкате дә күп ферманың. Ярдәм итүчеләрегез бармы соң, дигән сорауга хуҗабикә җавап бирде:
- Улларыбыз булыша. Шулар өчен тырышабыз бит инде. Башта олысын укыттык. Аллага шөкер, ул югары белем алып Казанда эшли, фатиры бар. Кечесе менә армиядән кайтты. Эшкә урнашты инде. Алай-болай ярдәм кирәк булса, хәзер кайтып җитәләр. Алар шушында эш күреп, эшкә өйрәнеп үстеләр. Мактана дип уйламагыз, җаныбыз тыныч алар өчен. Үзегез дә беләсез: яшьләр күп бозыла хәзер. Ә безнекеләр хезмәт белән йөрде, юк-барга вакытлары калмый иде...
Менә шулай, гаилә фермасы төрле яктан файда кертә. Яшь буынны юлдан яздырмас өчен дә үзенә күрә бер тәрбия чарасы булып тора ул.
Ильяс САЛИХҖАН
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Нет комментариев