Яңа уку елына мәктәпләр генә түгел, ә өстәмә белем бирү учреждениеләре, шул исәптән балалар-яшүсмерләрнең спорт көрәше мәктәбе дә җитди әзерлек белән керә. Моны без үз күзләребез белән күрдек. Ике спорт залына да агымдагы ремонт ясалган, бинаның тышкы ягы икенче төс алган. Әлеге мәктәпнең узган уку чорындагы уңышлары, киләчәккә планнары белән...
Яңа уку елына мәктәпләр генә түгел, ә өстәмә белем бирү учреждениеләре, шул исәптән балалар-яшүсмерләрнең спорт көрәше мәктәбе дә җитди әзерлек белән керә. Моны без үз күзләребез белән күрдек.
Ике спорт залына да агымдагы ремонт ясалган, бинаның тышкы ягы икенче төс алган. Әлеге мәктәпнең узган уку чорындагы уңышлары, киләчәккә планнары белән танышу максатыннан, без аның директоры Илдус Хәйрулловка берничә сорау белән мөрәҗәгать иттек:
- Безнең төп бурыч - рухи яктан гына түгел, физик яктан да сәламәт, җәмгыятьтә аягында нык басып торырлык яшьләр, спортчылар тәрбияләү. Бу изге һәм катлаулы эш белән спорт мәктәбендә 13 тренер-укытучы шөгыльләнә, аларның 12се югары белемле, ә 5се - Россиянең һәм Советлар Союзының спорт мастеры. Һәркайсы чын спортчылар тәрбияләүгә үзеннән зур өлеш кертә. Шуңа күрә нәтиҗәләребез дә елдан-ел яхшыра.
Узган уку елын без план нигезендә мәктәп чараларына туры китереп оештырырга тырыштык. Шуларның иң кызыклыларын билгеләп узасым килә. Яңа 2011 елга багышлап, яшүсмерләр арасында уздырылган грек-рим көрәше һәм самбо буенча ярыш үз дәрәҗәсендә оештырылып, анда яшьләргә көч сынашырга мөмкинлек бирелде.
Ә менә «Красный Восток-Агро» ААҖ призына татар-башкорт көрәше буенча Яшел Үзән муниципаль район беренчелегенә ярышны Татар Танае авыл җирлегендә уздырдык. Анда яшүсмерләр бик актив катнашты.
Дзюдо ярышларын да яңа 2011 елга багышлап уздыра башладык.
Безнең мәктәптә милли көрәшне үстерүгә, Яшел Үзәннең элеккеге данын кайтару, республика күләмендәге ярышларда көч сынашырлык команда туплауны, милли бәйрәмебез Сабан туе мәйданнарында лаеклы бил алышырлык көрәшчеләр тәрбияләүне максат итеп куеп, спортның шушы төренә зур игътибар бирелә. Бу юнәлештә ярышларны оештырып торырга тырышабыз. Чөнки спортчы ярышып кына чыныгу ала. Шуларның берсе Олы Карагуҗа авылында Ватанны саклаучылар көненә багышлап уздырылды. Яз көне, Татарстан чемпионаты алдыннан, Яшел Үзән муниципаль район һәм «Яшел Үзән» газетасы призларына районара ачык турнир оештырылды. Бу мәртәбәле традицион турнирда, гадәттәгечә, күрше республикалардан, районнардан, Казаннан да спортчылар актив катнашты, алай гына да түгел, көрәшкә яшьләрнең тартыла баруын, яшел үзәнлеләрнең осталыгының артуын тагын бер тапкыр күрсәтте. Әлбәттә, көрәшчеләребез үсә. Алар республика күләмендәге ярышларда да җиңүләр яулый. Мәсәлән, Камалиев Илмир Россия беренчелеге финалында катнашу хокукы алды, Татарстан Республикасы беренчелегеннән безнең команда җиңү яулап кайтты. Шушы ярышлар чыныктырган яшьләр хәзер Сабан туе мәйданнарында җиңүләр яулый. Моңа, әлбәттә, башка мәктәп базаларында эшләгән филиалларыбыз да зур өлеш кертә.
Хәсиятуллов Булатның дзюдо буенча укучыларның республика спартакиадасында җиңүче булуын, 4 спортчыбызның грек-рим көрәше, самбо һәм дзюдо буенча Идел буе федераль округы беренчелегендә катнашуын әйтмичә китеп булмый. Без спортчыларыбызның һәр уңышы белән горурланабыз.
Яшүсмерләр арасында уздырылган грек-рим көрәше буенча ачык турнирны 1941-1945 елларда Бөек Ватан сугышында Җиңүнең 66 еллыгына багышлап оештырдык. Бу традицион ярышны да яшьләр һәр елны көтеп ала. Болардан тыш, табигатькә походлар оештырыла. Физкультурачылар көне уңаеннан иң яхшы тренерларны билгеләп уздык. Өлкәннәр көненә, гадәттә, лаеклы ялдагы хезмәткәрләрне үзебезгә кунакка чакырабыз. Кыскасы, мәктәп шаулый-гөрли, бер көн белән генә яшәми, киләчәккә карап, яңа планнар корып, алга таба бара.
- Илдус Мансурович, хәзерге вакытта бер генә мәктәп тә проблемасыз яшәми. Спорт аеруча зур финанс чыгымнары таләп итә. Әйтик, ярышлар уздырырга, яисә республика күләмендәге ярышларда катнашу өчен спортчыларны әзерләргә кирәк. Спорт кирәк-ярагын да һаман яңартып тору таләп ителә. Яңа уку елына нинди проблемалар белән керәсез?
- Бездә дә проблемалар җитәрлек. Иң беренче чиратта, спортчыларны ярышларга йөртерлек микроавтобусыбыз юк. Олы Яке, Раифа авылы мәктәпләрендәге, Яшел Үзәннең 9нчы мәктәбе базаларындагы филиалларыбызда көрәш келәмнәрен алмаштырырга кирәк. Дзюдо өчен спорт кирәк-яраклары җитешми. Мәктәпнең тәрәзәләре бик тузган, аларны алмаштырасы бар. Монда инде муниципаль район җитәкчелеге булышлыгына таянабыз.
Тагын бер кыенлык: Россия һәм республика ярышларын оештыручылар балаларның сәламәтлеген страховкалауны таләп итә. Алар белән килешмичә дә булмый, чөнки спортта имгәнү очраклары еш була. Кайвакыт моңа иганәчеләрне һәм ата-аналарны җәлеп итәргә туры килә. Бу гаилә бюджеты өчен өстәмә чыгымнар таләп итсә дә, ата-аналар алда да ярдәмнән ташламас дип ышанабыз.
Гомумән, ярышларда катнашу өчен финансларның җитмәве җитди проблема булып кала. Катнашмый мөмкин түгел, чөнки спортчыга үзеннән көчлерәк көндәше белән очрашу һөнәри үсеш өчен стимул булып тора.
- Спорт көрәше белән шөгыльләнергә теләүчеләр мәктәпнең эше турында кайдан һәм ничек белә ала?
- Мәктәп ишекләре һәркем өчен ачык. Без балаларны һәм ата-аналарны, нигездә, мәктәп игъланнары, газета мәкаләләре аша таныштырып торабыз. Шөгыльләнергә теләүчеләрнең берсенә дә тренерлар баш тартмый. Бездә грек-рим, дзюдо, спорт самбосы, милли татар-башкорт көрәше бүлекләре эшли. Шулай ук шәһәрнең 5, 7нче һәм 9нчы, районның Мулла Иле, Татар Танае, Олы Карагуҗа, Олы Яке, Раифа мәктәпләре базасында да дәресләр оештырыла. Болардан тыш, Норлат, Олы Ачасыр авылы мәктәпләрендә, Осиновоның татар гимназиясендә җәмәгать тренерлары шөгыльләнә. Шул уңайдан спорт көрәше секцияләре оештырган мәктәп җитәкчеләренә рәхмәт әйтәсе килә.
Безнең мәктәптә инвалидлар һәм шулай ук ветераннар советыннан өлкән кешеләр өчен махсус төркемнәр эшли. Быел безнең мәктәптә район һәм шәһәрдә яшәүче 400дән артык кеше спорт белән шөгыльләнә алачак.
- Илдус Мансурович, сүз уңаеннан быелгы җәйге ял турында да әйтеп узсагыз иде.
- Быел мәктәптә спорт белән шөгыльләнүче яшьләргә дә ял итү мөмкинлеге булды. Әйтик, бер өлеше Анапаның «Витязево», Казанның «Заречье» һәм Яшел Үзәннең «Чайка» сәламәтләндерү һәм мәктәпләрнең үзләрендә оештырылган лагерьларда булды. Барлыгы 224 бала ял итә алды.
Спорт мәктәбе хезмәткәрләре исеменнән спорт белән шөгыльләнүче яшьләрне һәм аларның ата-аналарын яңа уку елы башлану белән котлыйм. Аларга көрәш келәмнәрендә генә түгел, укуларында да уңышлар һәм яңа җиңүләр телим.
Әлфия ЗЫЯКАЕВА
Марат Хәялетдинов һәм Булат Хәсиятуллов
фотолары.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Яшел Үзән шәһәре
Нет комментариев