Яшел Үзән

Яшел Үзән шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
Район тормышы

Шәһәр Советы сессиясендә

23 ноябрьдә икенче чакырылыш Яшел Үзән шәһәр Советының чираттан тыш IX сессиясе булып узды. Сессиядә депутатлар өч мәсьәләне тикшерде. Депутатлар Яшел Үзән шәһәр Советының 2010 елның 30 декабрендә кабул ителгән «Татарстан Республикасы Яшел Үзән муниципаль районының «Яшел Үзән шәһәре» муниципаль берәмлегенең 2011 елга һәм планлы 2012-2013 елларга бюджеты турында» 20нче...

23 ноябрьдә икенче чакырылыш Яшел Үзән шәһәр Советының чираттан тыш IX сессиясе булып узды. Сессиядә депутатлар өч мәсьәләне тикшерде.

Депутатлар Яшел Үзән шәһәр Советының 2010 елның 30 декабрендә кабул ителгән «Татарстан Республикасы Яшел Үзән муниципаль районының «Яшел Үзән шәһәре» муниципаль берәмлегенең 2011 елга һәм планлы 2012-2013 елларга бюджеты турында» 20нче карарына үзгәрешләр һәм өстәмәләр кертте.
«Яшел Үзән шәһәре милке булып исәпләнгән һәм хосусыйлаштыру өчен тәкъдим ителә торган күчемсез милек объектлары исемлеген раслау турында» 29 июнь, 2010 ел, 203нче карарына үзгәрешләр кертү турындагы мәсьәләне тикшерде. Хосусыйлаштыру өчен Гагарин урамындагы 6нчы йортның кеше яшәми торган бинасы, Маевкадагы төзелеп бетмәгән колбаса цехы бинасы, Гастелло урамындагы котельный бинасы, Ленин (35нче йорт), Татарстан (7/29, 20), Паратская (13) урамнарындагы янкорма буларак төзелгән кеше яшәми торган биналар һәм 1нче Май урамындагы балалар иҗаты үзәге бинасы тәкъдим ителде. Шулай ук шәһәр Советының «Муниципаль милекне федераль милеккә күчерү турында» 17 октябрь, 2011 ел, 73нче карарга үзгәрешләр кертелде.
Яшел Үзән шәһәр Советының декабрь азагында тагын сессиясе булачак.
Әлифел ТАРАЗОВА

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: 250