Яшел Үзән

Яшел Үзән шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
Район тормышы

САЛКЫН КӨННЕҢ КАЙНАР СУЛЫШЫ

Кыш көне чаңгыда йөрсәң, туңуның ни икәнен белмисең инде. Әгәр ярышта катнашып узышсаң, тирләп-пешеп үк чыгуың да бар. Якшәмбе көнне Яшел Үзәннең «Маяк» спорт комплексында үткәрелгән «Татарстанның чаңгы юлы - 2012» узышларында катнашкан 2 меңгә якын кешегә ул көнне бәйрәмдәгечә күңелле булды дисәк, һич арттыру булмас иде. Яшел Үзән каласының...

Кыш көне чаңгыда йөрсәң, туңуның ни икәнен белмисең инде. Әгәр ярышта катнашып узышсаң, тирләп-пешеп үк чыгуың да бар. Якшәмбе көнне Яшел Үзәннең «Маяк» спорт комплексында үткәрелгән «Татарстанның чаңгы юлы - 2012» узышларында катнашкан 2 меңгә якын кешегә ул көнне бәйрәмдәгечә күңелле булды дисәк, һич арттыру булмас иде.


Яшел Үзән каласының чаңгыда йөрергә яратучылары һәр ел да шулай җыелып, кемнең нинди дәрәҗәдә остаруын белергә теләгәндәй, үзара узышып карыйлар. Быелгысын юбилей очрашуы дисәк дә ярый - 30 нчы тапкыр бергәләшеп иңлиләр алар ак кар өстенә салынган чаңгы юлын. Ярышу юллары төрле - 1, 2 яисә 3 чакрым - озынлыкта иде. Бусы да аңлашыла: биредә 7 яшьлек баладан алып 78 яшьтәге өлкән кеше дә бар иде бит. Спорт яратучы олыларны, һичшиксез, үрнәккә куярлык. Якшәмбе ярышына 70 яшьләрен тутырган Мансур абый Сәлахов, Әсгать абый Нуретдинов һәм алардан да өлкәнрәк - 78 яшен тутырган Владимир Хрипунов та килгән иде. Мөгаен, узышларның иң кызыклысы «Гаилә эстафетасы» дип аталганы булгандыр. Әти-әниләре белән бер командада эстафетага чыккан балалар бигрәк тә бирелеп узышты. Җан-фәрманга йөгергән яшь чаңгычылар халык игътибарын җәлеп итте. Алар арасында да төрле яшьтәгеләр бар иде. Мисалга, танылган чаңгычы якташыбыз Евгений Белов хатыны һәм сигез яшьлек улы белән катнашты. Беловлар гаиләсе бу төр ярышта I урынны алды. Җиңүчеләрне, сәхнәгә чакырып, бөтен халык алдында олыладылар. Бүләкләрне тантаналы төстә Яшел Үзән муниципаль районы башлыгы Сергей Батин тапшырды.
Яз якынаюын белдерепме, сайлап алгандай, кояшлы, матур торды якшәмбе көне. Әллә чаңгычыларның кайнар сулышы җылытты инде - һава температурасы минус егермедән дә түбәнрәк төшсә дә, суык беркемне дә «биетә» алмады. Һәрхәлдә, биючеләрне сәхнәдә генә күрергә мөмкин булды.
Ильяс САЛИХҖАН

Автор фотосы.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: 250