Яшел Үзән

Яшел Үзән шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
Район тормышы

Сабан туе – сәламәтлек чыганагы

Хәзер Сабантуйларын авылларда гына түгел, оешмаларда да һәм хәтта мин түбәндә бәян итәчәк махсус оешмаларда да үткәрәләр. Чөнки Сабан туеның кешене бары тик матур эшләргә генә рухландыра торган аерым үзенчәлеге бар. Яшел Үзән психик авырулар диспансерында (аңа кадәр биредә картлар һәм инвалидлар йорты иде) бик еш булам, барган саен биредә...


Хәзер Сабантуйларын авылларда гына түгел, оешмаларда да һәм хәтта мин түбәндә бәян итәчәк махсус оешмаларда да үткәрәләр. Чөнки Сабан туеның кешене бары тик матур эшләргә генә рухландыра торган аерым үзенчәлеге бар.

Яшел Үзән психик авырулар диспансерында (аңа кадәр биредә картлар һәм инвалидлар йорты иде) бик еш булам, барган саен биредә яшәүчеләр тормышына - разый, хезмәткәрләр эшенә - сокланып, үземнең һәм якыннарымның саулыгына шөкерана кылып кайтам. Нихәл итәсең, табигать монда яшәүчеләргә нәрсәнедер биреп бетермәгән... Һәм без, рухи яктан саулар, алар өчен җаваплы. Әмма бу мөнәсәбәтне аңлап бетермәүчеләр дә бар. Дәүләт кайгыртсын, дип битараф калучылар җитәрлек. Ә шулай да күпчелек мондый авыруларга ярдәм итәргә ашкынып тора.
Күпләребезнең яраткан юлдашына әйләнгән «Болгар» радиосы хезмәткәрләре төрле урыннарда, оешмаларда хәйрия акцияләрен еш үткәрә. Кемгәдер рухи-мәдәни яктан ярдәм итсәләр, икенче яктан караганда, аудиторияләрен киңәйтергә менә дигән җай. Ә Яшел Үзән психик авырулар диспансерында, хезмәткәрләргә Сабан туен оештыру эшенә ярдәм итеп, алар бары тик савап кына ала. «Болгар» радиосының баш мөхәррире Илнур Фәйзрахманов, ди-джейлар Ләйсән Хаҗиева, Светлана Говорунова һәм алар алып килгән бертөркем яшь артистлар (Вадим Захаров, Ирина Сәйфуллина, Гөлназ Хикмәтова) Сабан туеның сокландыргыч бизәге булды, дисәм дә артык булмас.
Сабан туе биредә елдан-ел матуррак, әзерлеклерәк үтә. Төп оештыручы, диспансер китапханәчесе, Татарстанның атказанган социаль хезмәткәре Нурия Садыйкова милли чараның бер генә уенын да калдырмый үткәрергә тырыша. Һәр уенны биредә яшәүчеләрнең авыру дәрәҗәсенә, сәләтенә карап, оештыру зур җаваплылык сорый торган хезмәт. Сабан туенда барысының да катнашып, бүләк аласы килә. Барысы да көчле, чыдам, кайберләренең хәтта энергияләре артыгы белән ташып тора.
Кунакларга да юл бирергә кирәк! Алар башкаладан - Казанның психик авырулар диспансерыннан 18 кешедән торган команда. Биредә алар да еш кына булалар, аралашалар, дуслашалар: кеше булгач, андый мөнәсәбәтләр дә мөһим. Яшьләр, һәркайдагыча, активрак. Әнә Казан кунагы Искәндәр Дәүләтшин ничек моңлы итеп җырлый! Үзләрендә үткән бөтен чараларда катнаша икән, Яшел Үзән Сабан туена да музыкаль бүләк әзерләп килгән. Гомумән, биредә яшәүчеләр арасында талантлы яшьләр юк түгел. Яшел үзәнле, сәләтле рәссам Руслан Закиров та берничә бәйгедә катнашты.
4 сәгатькә сузылган Сабан туе тәмам. Бүләкләрнең яртысы диярлек Казанга китте. Ә Яшел Үзән психик авырулар диспансеры янындагы аланда уңай энергия, позитив эмоцияләр тупланып, биредә яшәүчеләргә әле озак тәэсир итеп торачак. «Әйе, безнең авырулар бары тик позитив тәэсирләр генә алырга тиеш. Бу алар өчен бик мөһим. Мин биредә эшләүче хезмәттәшләремә, төрле күңелле чаралар оештырып булсынмы ул, намуслы хезмәте белән булсынмы, авыруларда андый хисләр тудыра алулары өчен, бик рәхмәтле. Икенче атнага Казандагы дусларыбыз кунакка дәшеп китте. Алар уздырган Сабан туенда безнекеләр дә сынатмас, дип уйлыйм», - диде диспансерның баш табибы Эмиль Шәрәфиев.
Гүзәл Минһаҗева
Автор фотолары.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев