Яшел Үзән

Яшел Үзән шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
Район тормышы

НАМУСЛЫ ТАБИБ

Берсендә шулай грипп зәхмәте эләктереп, хастаханәгә барыр хәлгә җиттем. Тәнем бик нык кызыша, башым чатнардай булып авырта... Табиб янына кергәч тә, нәкъ менә шуларны сөйләргә керешкән идем, хәлемне аңлар дип өметләнгән кешем: - Җитте, җитте! Сөйләмәгез үзегезнең аяныч хәлләрегезне миңа! - дип туктатты мине. - Нәрсә монда мәчетме әллә? Керәсез...

Берсендә шулай грипп зәхмәте эләктереп, хастаханәгә барыр хәлгә җиттем. Тәнем бик нык кызыша, башым чатнардай булып авырта...
Табиб янына кергәч тә, нәкъ менә шуларны сөйләргә керешкән идем, хәлемне аңлар дип өметләнгән кешем:
- Җитте, җитте! Сөйләмәгез үзегезнең аяныч хәлләрегезне миңа! - дип туктатты мине. - Нәрсә монда мәчетме әллә? Керәсез дә өясез безгә авырлыкларыгызны. Нигә кирәк алар безгә? Сезне тыңлап, без дә борчуга төшергә тиешме әллә? Барысы да үзләренең авырлыклары белән тутыралар йөрәкне!
Ни дип әйтим, телсез калдырды ул мине. Иреште үзенекенә. Чыннан да хаклы бит табиб. Чирләгән кеше - эгоист. Табиб янына кергәч, борчыганнарны, сызлаганнарны сөйлибез шул. Көн дә моны тыңлавы җиңел түгелдер аңа. Уңайсызланып, хәтта бүлмәсеннән тизрәк чыгып китәсем килде.
Әмма бераздан, тынычланып хәл кергәч, башка уйлар биләп алды күңелемне. Табиб белән очрашырга, кем әйтмешли, башыңа төшкәч барасың. Ай-һай, кызык хәлләр сөйләп, кәефләрен күтәрергә йөри микән бирегә берәр кеше? Аңа анекдот сөйләү түгел, аңлашу сүзен әйтергә дә хәлем юк иде минем, мәсәлән. Югары температура изә-вата шул.
Башка бармадым мин хастаханәгә, күрәсем килми иде теге табибны. Үзем белгән гади алымнар белән генә дәваландым ул грипптан.
Менә шунда минем, их, болай түгел иде без яшь чакларда, дип бик тә әйтәсем килде, әлбәттә. Әмма сагына алмыйм мин элеккене.
Совет чоры медицинасының кешегә кеше дип түгел, бәлки, эш аты итеп караганлыгы һәркемгә мәгълүмдер инде. Ерак йөрисе юк. Авырып киткәч, дәваланырга, больничный лист белән эштән азат ителә иде кеше. Игътибар итсәгез, хезмәткә яраклы дигән язу белән төгәлләнә ул рөхсәт кәгазе. Эшкә чыгарырга ашыгалар анысы, ә чир юк ителгәнме-юкмы - монсы әле соңыннан беленә... Сәер катылык. Зиндандагы надзирательгә охшап китә түгелме соң табиб?! Ул чирне дәвалау һәм аны китереп чыгарган сәбәпләрне юк итү юнәлешендә эш алып барса, дөрес булыр иде, билгеле. Кешегә гомернең бер генә тапкыр бирелүен иң яхшы аңлаучылар алар бит югыйсә.
Гаҗәп, диктатура белән исәп-хисапларны күптән өздек дип масайсак та, гамәлдә җитешсезлекләр очрап кына тора. Мине, мәсәлән, табибларның үз вазыйфаларына салкын караулары борчый. Моннан чыгу юлы бар кебек.
Миңа калса, табибларның хезмәт хакларын, кызыгырлык дәрәҗәгә җиткереп, арттырырга кирәк. Шунда алар, үзләренең эшләренә чат ябышып, сыйфатлы дәваларга тырышырлар иде... Менә фәлән илдә фәләнчә бит, дип үрнәккә мисал китерер идем дә биредә, әмма, кызганычка каршы, чит илдә дәваланганым юк минем. Шулай да, чит ил белгечләренең хезмәт нәтиҗәсен чамаларга мөмкин: анда кеше гомеренең озынлыгы бездәгедән күпкә зуррак! Бу бөтенебезгә дә мәгълүм булган чынбарлык. Хәер, түрәләргә генә карагыз: аз гына хасталануны сизделәр исә, чит илгә сыпырту ягын карый башлыйлар алар!
Их, бетереп ташлады бу безнең табибларны, диярсез инде. Юк, үз эшләренә, ягъни авыруларга йөз белән борылырлар, дип өметләнеп язам моны. Аларның бөтенесен дә үземә туры килгән намуссызы белән тиңләргә җыенмыйм. Әлеге дә баягы, шул совет чорында да үз эшен намуслы алып барган табиблар җитәрлек иде. Мисаллар - бихисап! Мисал дигәч, инде, гафу итегез, исемдә торган бер гаҗәп хәлне дә сөйләп китим биредә.
... Шулай берсендә, хирург ханым белән таныштым. Башка газетада хәбәрче булып эшләгән чагым, хезмәте белән кызыксындым. Минем үземнең моңа кадәр хирурглар арасында таза гәүдәле, көчле ир-атларны гына күргәнем бар иде. Ә бу яңа танышкан ханым исә гел травматология бүлегендә үк хезмәт куя икән! Авыр эшен газета битләрендә яктырту турында сүз чыгаргач, башта кискен каршы килде ул. Сәбәбен бер мисал китереп аңлатты.
- Безнең травматологиядә хирурглар күп эшләде. Танылганнары бар, танылмаганнары... Бервакыт, мәгълүм бер газета бүлегебез турында репортаж язып чыгарган. «Төнге операция» дип атаган аны. Билгеле, фоторәсеме дә бар. Һәм шуның астына: «Башкалабызның иң яхшы хирургларыннан берсе фәлән фәләнов катлаулы операцияне уңышлы төгәлләп килә», дип язганнар. Ни өчен исемен әйтмәвемне алда үзегез аңларсыз. Газета чыккач, икенче көнне агарынып килеп керде рәсемдәге егетебез бүлеккә. Борчылуы йөзенә чыккан моның. «Зинһар, бу сүзләрне мин яздырган, дип уйлый күрмәгез! Мин үземне Казанның иң яхшы хирургына һич кенә дә тиңләгәнем юк! Кем әйткәндер аларга?» - дип аптырап төртте әлеге газетага. Без аны яхшы беләбез, шуңа күрә аңа, гаепсез гаепләнгән кеше шикелле, борчылмаска куштык. Әмма ул тынычланмаган булып чыкты. Бездән соң башка хастаханәләргә барып, бу репортажда аның кулы уйнамавын аңлатып йөргән. Казандагы һәрбер хастаханәгә кереп чыккан! Зур гөнаһ кылган кебек гафу үтенгән. Менә күз алдына китерегез аның хәлен!
Гаҗәп, хирург ханым бәян иткән бу вакыйга, инде күпме вакыт үтүенә карамастан, әле дә хәтеремдә. Хәзер аның безгә сәер булып күренүендәме әллә сере? Шуңадыр, мөгаен. Бер-беребезне ишетергә теләмәгән бу шау-шулы заманда мондый тыйнаклык мөмкинме соң?
Ә менә ханымның үзе турында мәкалә барыбер яздым мин. Нәфис куллы хатын-кызның травматология хирургы булып эшләве - бик сирәк хәл ул!

Ильяс САЛИХҖАН

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: 250

2
X