Яшел Үзән

Яшел Үзән шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
Район тормышы

Үлсәң, күмәрләр

Шәһәрдә яңа зират өчен җир бүлеп бирү кирәклеге турында моннан 5-6 ел элек сүз башлаганнар иде инде. Ниһаять, бу мәсьәлә хәл ителер кебек. Яңа зиратка Әйшә авыл җирлеге территориясендә урын биреләчәк. Хәзерге вакытта урыны билгеләнгән һәм кәгазь эшләрен рәсмиләштерү белән мәшгульләр. Гомумән алганда, узган елда шәһәр зиратларында барысы 1026 мәет...

Шәһәрдә яңа зират өчен җир бүлеп бирү кирәклеге турында моннан 5-6 ел элек сүз башлаганнар иде инде. Ниһаять, бу мәсьәлә хәл ителер кебек. Яңа зиратка Әйшә авыл җирлеге территориясендә урын биреләчәк. Хәзерге вакытта урыны билгеләнгән һәм кәгазь эшләрен рәсмиләштерү белән мәшгульләр. Гомумән алганда, узган елда шәһәр зиратларында барысы 1026 мәет күмелгән, шуларның 36ның якын туганы булмаган. Болар хакында предприятие, оешма һәм учреждение җитәкчеләренең дүшәмбе көнне Горький исемендәге мәдәният сараеның конференцияләр залында узган киңәшмәсендә мәгълүм булды.

Киңәшмәдә «Ритуал» муниципаль унитар предприятиесе (МУП) директоры Радик Мостафин узган ел дәвамында башкарылган эш-гамәлләр турында хисап тотты һәм планнары белән уртаклашты. «Ритуал» предприятиесе 2009 елның 3 мартында «Күмү эшләре турында» федераль закон (1995 ел, 8 декабрь, № 8) нигезендә төзелгән һәм бөтен эшен шушы федераль закон кысаларында алып бара. Хәзерге вакытта «Ритуал» предприятиесендә 12 кеше эшли, уртача хезмәт хакы 10 мең сум. Предприятиенең хезмәт хакы буенча да, салымнар буенча да бурычы юк.
«Ритуал» предприятиесе Гәр һәм шәһәр зиратларын төзекләндерүгә һәм аларны карап тотуга зур игътибар бирә. Былтыр, мәсәлән, «Ритуал» МУП көче белән шәһәр зиратларыннан 180 тонна чүп-чар җыеп түгелгән. Бөек Ватан сугышында Җиңүнең 66 еллыгын каршыларга әзерләнгәндә һәм дини бәйрәмнәр вакытында чүп-чар аеруча күп түгелгән. Чүп-чар тонналап түгелсә дә, ул бетте дигән сүз түгел әле. Зиратның эчкәрәк урыннарында моңа кадәр барлыгы билгеле булмаган законсыз түгелгән чүп-чар өемнәре булуы ачыкланган.
«Ритуал» МУП директоры Радик Мостафинның хисабыннан күренгәнчә, кышкы чорда зират юлларын кардан чистартуга зур әһәмият бирелә һәм халыктан шикаятьләр юк икән, әмма киңәшмәдә мәгълүм булганча, соңгы өч көндә мәңгелек йортка бара торган юлларның чистартылмавы халыкка кыенлык тудырган.
Күмү эшләре белән шөгыльләнүдән тыш, МУП ритуаль хезмәтләрне дә үти, халыкның төрле катлавы өчен, һәйкәлләр, чардуганнар ясый. Кар эреп, җир киптергәч, бигрәк тә апрель-май айларында, зиратка килүчеләр саны бермә-бер арта: каберләрне дә, юлларны да чүп-чардан, корып, сынган агач ботакларыннан чистартуга керешәләр. Өстәвенә, 7, 15, 24 апрельдә һәм 3 июньдә христианнарның дини бәйрәме, 9 Майда - Җиңү көне. Бу көннәрдә, чүп-чар җыю өчен, өстәмә контейнерлар куелачак һәм зиратка килүчеләргә бушлай пластик пакет таратылачак.
Җитәкчеләр киңәшмәсен муниципаль район башлыгы Сергей Батин алып барды. Киңәшмә, һәрвакыттагыча, котлаудан башланды. Район башлыгы узган атнада туган көнен билгеләп үткән Марина Тихонованы - этил спирты, алкоголь продукциясе җитештерү, аның әйләнешен һәм сыйфатын контрольләү, кулланучылар хокукын яклау буенча Татарстан Республикасы дәүләт инспекциясенең Яшел Үзән бүлеге җитәкчесен туган көне белән котлады.
Киңәшмәдә Олы Карагуҗа авыл җирлеге башлыгы Марат Шакиров - узган елда башкарылган эшләр турында отчет (киләсе саннарның берсендә язма биреләчәк) һәм эчке эшләр бүлегенең җәмәгать куркынычсызлыгы полициясе начальнигы урынбасары Константин Малыгин узган атнадагы вакыйгаларга информация ясады.
Район башлыгы 2 апрельдән үзебез яшәгән тирә-юньне чистарту буенча 2-айлык башлануын, анда һәркайсыбызның катнашырга тиешлеген искәртте.
Әлифел Таразова

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев