Яшел Үзән

Яшел Үзән шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
Район тормышы

Лидерлар башлык янында

Шәһәр балалар думасы вәкилләре шушы көннәрдә генә муниципаль район башлыгы Сергей Батин белән очрашты. Мәктәп лидерларының очрашуы чәй табыны янында узды. Балалар хакимияте башлыгы Элина Хәсәнова (ул 11нче мәктәп укучысы) балалар думасы составы белән таныштырды. Дума составына шәһәрнең һәр мәктәбеннән, шул исәптән Васильево, Осиново лицееннан һәм гимназиясеннән укучылар кергән. Балалар...

Шәһәр балалар думасы вәкилләре шушы көннәрдә генә муниципаль район башлыгы Сергей Батин белән очрашты. Мәктәп лидерларының очрашуы чәй табыны янында узды.

Балалар хакимияте башлыгы Элина Хәсәнова (ул 11нче мәктәп укучысы) балалар думасы составы белән таныштырды. Дума составына шәһәрнең һәр мәктәбеннән, шул исәптән Васильево, Осиново лицееннан һәм гимназиясеннән укучылар кергән. Балалар башлыгының урынбасарлары, кайбер комитетлар билгеләнгән. Укучылар балалар иҗаты үзәгендә җыелып, нигездә, белем алу, буш вакытны файдалы үткәрү, яшүсмерләрнең хокуклары турында уртага салып сөйләшә. Эш план нигезендә алып барыла.
Очрашуда балалар шәһәр һәм районның киләчәк үсешенә, аерым алганда, шәһәрне зарарлы матдәләрдән, беренче чиратта, нефть калдыкларыннан чистартуга, урман үстерүгә, урамнарга агачлар утыртуга, туризмга, шәһәрдә Тынычлык баганасы булдыруга (аның янында тынычлыкны яклап акцияләр үткәрү) кагылышлы сораулар буенча проектлар әзерләп килгән иде һәм аларны катнашучылар хөкеменә җиткерде. Район башлыгы Сергей Батин, үз чиратында, аерым проектларны тормышка ашырырга ярдәм итәчәген белдерде.
Балалар, форсаттан файдаланып, Сергей Батинга башлыкның шәхси тормышына кагылышлы, үзләрен кызыксындырган сорауларны бирде. Беренче укытучысы да, башлык сыйфатында беренче эш көне дә, балаларын тәрбияләүдә ни дәрәҗәдә катнашуы да кызыксындырды аларны.
Балалар думасы әгъзалары өчен хакимияттә дублер көне үткәреләчәк һәм чын җитәкченең төп сыйфатларын алар шунда күрә ала.
Мондый очрашулар бик тә кирәк, әмма югары белем алып, кайсыгыз шәһәргә эшкә кайтырга тели, дигән сорау бирелгәч, очрашуда катнашкан 18 укучының тик берсе генә кул күтәрде.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: 250