Яшел Үзән

Яшел Үзән шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
Район тормышы

ИШЛЕ ГАИЛӘЛӘРГӘ ҖИР БИРЕЛӘ

2011 елның 30 декабрендә Горький исемендәге мәдәният сараенда Яшел Үзән муниципаль районы Советының XV сессиясе булды. Район Советы депутатлары игътибарына 10 мәсьәлә тәкъдим ителгән иде. Ел ахырында җыелган сессия ишле гаиләләргә Яңа ел бүләге ясады дисәң дә ярый. Район Советы депутатлары өч һәм аннан да күбрәк балалары булган гаиләләргә бирелә...

2011 елның 30 декабрендә Горький исемендәге мәдәният сараенда Яшел Үзән муниципаль районы Советының
XV сессиясе булды. Район Советы депутатлары игътибарына 10 мәсьәлә тәкъдим ителгән иде.

Ел ахырында җыелган сессия ишле гаиләләргә Яңа ел бүләге ясады дисәң дә ярый. Район Советы депутатлары өч һәм аннан да күбрәк балалары булган гаиләләргә бирелә торган җир кишәрлегенең зурлыгын раслады. Йорт салу, бакча булдыру һәм хуҗалык итү өчен тәкъдим ителә торган җирнең зурлыгы төрле җирдә төрлечә билгеләнгән. Мисалга, Яшел Үзән шәһәре һәм Васильево бистәсендә яшәүчеләргә ул 6 сутыйдан артык була алмаса, Түбән Вязовыеда һәм район авылларында - 8 сутый зурлыгында бирелергә мөмкин. Күп балалы гаиләләрне сөендерә торган бу хәбәрне Яшел Үзән муниципаль районы җир һәм милек мөнәсәбәтләре палатасы җитәкчесе Ольга Фасеева җиткерде.
Район башлыгы Сергей Батин Яшел Үзән муниципаль районы Советының 2012 елда башкарасы эшләре турында чыгыш ясады.
Депутатлар мәктәптә укучы балаларны ашату мәсьәләсен дә карады. Бу мөһим эшнең 2010 һәм 2011 елларда ничек оештырылган булуы турында район мәгариф идарәсе җитәкчесе Ольга Купоросова сөйләде.
Район финанс-бюджет палатасы җитәкчесе Ольга Дегтева район Советы депутатларын Яшел Үзән муниципаль районының 2012 һәм 2013 еллар бюджетларына кертелгән үзгәрешләр белән таныштырды.
Сессиядә шулай ук Яшел Үзән районы Советының даими комиссияләре рәисләре хисап тотты.
Шул ук көнне Яшел Үзән шәһәре Советының чираттан тыш XI сессиясе уздырылды. Горький исемендәге мәдәният сараенда җыелган депутатлар ул көнне 4 мәсьәлә тикшерде.
Район башлыгы Сергей Батин депутатларны шәһәр Советының быелгы эш планы белән таныштырды.
Сессиядә шулай ук шәһәрнең 2012 елгы бюджетына үзгәрешләр кертелеп, аның тәгаенлануы беленде.
Шәһәрдә хосусыйлаштыру дәвам итә. Хосусыйлаштырылырга тиешле объектлар исемлегенә җәмгысы 7 миллион сумлык тагын 5 объект өстәлде.
Әлеге сессиядә каралган дүртенче мәсьәлә шәһәр Советының башкарма комитеты эшчәнлегенә кагылышлы иде.
Ильяс САЛИХҖАН

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: 250