Халык фикере төп бәя
Яшел Үзәндә булган медицина советында, сәламәтлек саклау учреждениеләренең 2011 ел эшчәнлегенә нәтиҗә ясалып, үсеш перспективалары билгеләнде. Кешенең яшәү дәрәҗәсен берничә төр фактор билгели. Алар арасында медицина хезмәте күрсәтү соңгы урында тормый. Бу дәрәҗәнең үзенең объектив күрсәткечләре бар. Яшел Үзән район үзәк дәваханәсе эшчәнлегенең динамикасы түбәндәгечә: 2008 елда - 45, 2009да...
Яшел Үзәндә булган медицина советында, сәламәтлек саклау учреждениеләренең 2011 ел эшчәнлегенә нәтиҗә ясалып, үсеш перспективалары билгеләнде.
Кешенең яшәү дәрәҗәсен берничә төр фактор билгели. Алар арасында медицина хезмәте күрсәтү соңгы урында тормый. Бу дәрәҗәнең үзенең объектив күрсәткечләре бар. Яшел Үзән район үзәк дәваханәсе эшчәнлегенең динамикасы түбәндәгечә: 2008 елда - 45, 2009да - 35, 2010да - 29нчы, 2011 елда республика районнары арасында 10нчы урында (кайбер күрсәткечләр буенча - 8нче урында). Үлем очраклары беренче тапкыр 8,5 процентка кимегән.
Район үзәк дәваханәсенең баш табибы Илгиз Һидиятов демография күрсәткечләренең үзгәрешен «Сәламәтлек» илкүләм проектын гамәлгә ашыру белән бәйли. «2012 ел - мәҗбүри медицина иминлеге һәм сәламәтлекне саклау законнарын гамәлгә ашыруда мөһим юнәлеш булачак, - дип сөйли баш табиб. - Узган елда амбулатория-поликлиника комплексын үзгәртеп коруга 57 миллион сум акча бүлеп бирелде. Операция блогы кергән кабул итү-диагностика бүлеген үзгәртеп коруны тәмамладык. Яңа җиһазлар куелды. Кан тамыры авырулары үзәге дә уңышлы эшли».
И.Һидиятов сөйләвенчә, район хакимияте ярдәме белән, авыл җирлекләрендәге сәламәтлек саклау учреждениеләренең матди-техник базасын ныгыту эшләре башланган. Әйтик, Васильево һәм Норлат дәваханәләрен ремонтлауга 17,8 миллион сум акча бүлеп бирелгән. Йогышлы авырулар корпусы ремонтлана. ТР Хөкүмәте, сәламәтлек саклау министрлыгы һәм ЯҮМР хакимияте булышлыгы белән бала тудыру йортында ремонт башланган. Карамалы Тау бистәсендә амбулаторияне төзекләндерү мәсьәләсе әлегә проблемалы булып кала. Монда хәзер көненә 160 кешегә хезмәт күрсәтә ала торган һәм 15 койка сыйдырышлы бина төзүне хәл итәргә кирәк.
Медицина ярдәме күрсәтү стандартларын кертү хисабына, табибларның һәм урта медицина хезмәткәрләренең хезмәт хакын арттыру мөмкин булган. Сәламәтлек саклауны информатизацияләүгә 43,8 миллион сум акча бүлеп бирелгән.
Кадрлар мәсьәләсен хәл итү максатыннан чыгып, яшь табибларга 6 фатир бирелгән, белгечләрне җәлеп итү буенча медуниверситет белән актив эш алып баралар.
«Әмма сыйфатлы медицина хезмәте күрсәтү, корпоратив этиканы арттыру, коррупциягә каршы эшне көчәйтү буенча безгә быел күп эшләргә кирәк булачак», - ди баш табиб.
Баш табибның клиник-эксперт эше буенча урынбасары Галина Лисовская үлем-китем сәбәпләренә җентекле анализ ясады. Үлемнәрнең иң күбе кан әйләнеше органнары авыруларына туры килә (56,1 процент). Шеш авырулары - икенче урында, имгәнүләр өченче урында тора. Күрсәткечләрнең күбесе республиканыкыннан югарырак булса да, кимү тенденциясе бар. Үлемнәрнең артуына социаль фактор, алкоголизм, экология, предприятиеләрдә хезмәт шартлары нык тәэсир итә.
Кан тамырлары авырулары үзәге эшенә мөдире Элеонора Фролова тукталды. Үзәктә тудырылган шартлар авыруларга тәүлек әйләнәсендә әйбәт хезмәт күрсәтергә мөмкинлек бирә. 2010 ел белән чагыштырганда кан тамыры авыруларыннан үлүчеләр саны 22,3 процентка кимегән.
Акушер-гинекология хезмәте күрсәткечләре турында баш табибның акушерлык һәм гинекология буенча урынбасары Гөлнара Әхмәтҗанова сөйләде. Бала тудыру йортында хәзер реконструкция башланган, бу шатландыра, әлбәттә. Әмма кадрлар мәсьәләсе төп проблема булып кала. Табиб-гинекологлар, неонатологлар, анестезиологлар җитешми. 2011 елда балалар үлеме 30 процентка кимегән, бала тапкан хатын-кызларда җитди өзлегүләр күзәтелмәгән, сигез ел дәвамында аналар үлеме бөтенләй булмаган.
ЗПТД баш табибы Алексей Алексеев туберкулезга каршы хезмәт эше турында чыгыш ясады. Авыруларны тоту шартлары яхшыру сәбәпле стационарда авырулар һәм үлүчеләр саны кимегән.
ЯҮМР башлыгы Сергей Батин авыл җирлекләрендә медицина хезмәте күрсәтү шартларын яхшыртуга, сыйфатлы ремонт ясауга (мәсәлән, Әйшә амбулаториясе) тукталды. Ул медикларның халык белән тыгыз эшләвен ассызыклап, тупас мөнәсәбәтләргә урын булмаска тиешлеген әйтте: «Сез халык белән «күзгә-күз карап» эшлисез, шуңа күрә аларның мәнфәгатен медицина ягыннан гына түгел, ә психологик ярдәм күрсәтеп тә канәгатьләндерү кирәк. Сезнең тарафтан хәзер күп эшләнә. Бу планканы шул дәрәҗәдә тоту үзегездән тора». Сүз уңаеннан Карамалы Тауда яңа бина төзелеше буенча бөтен мөмкинлекләр файдаланылачагы әйтелде.
ТР сәламәтлек саклау министры урынбасары Елена Шишмарева республикада модернизация программасын, ФАП һәм поликлиникаларны үзгәртеп кору, югары технологияләр кулланып дәвалау, балалар кардиохирургиясе, финанслауның һәм хезмәт хакының артуы (уртача 16 процентка) турында сөйләде. «Икътисадый күрсәткечләрегез әйбәт, потенциал бар, шуңа күрә республика күрсәткечләре дәрәҗәсенә җитү өчен тырышырга, һәр дәгъва белән аерым эшләргә кирәк. Без бәхетле кешеләр: медицинага моның кадәр игътибарның әле бервакытта да булганы юк иде. Сезнең эш критерийлары бәяләнгәндә халык фикерләренә мөһим урын биреләчәк. Димәк, пациентлар белән сезнең арада үзара аңлашу булырга тиеш. Алга куйган бурычларны үтәвегезне һәм барыгызга да сәламәтлек телим. Һәркайсыгыз алтын бәясендә - хезмәтегез өчен рәхмәт», - диде, сүзен тәмамлап Е.Шишмарева.
Нәтиҗәле хезмәтләре өчен ТР сәламәтлек саклау министрлыгының Мактау грамотасы белән Васильево дәваханәсенең бүлек мөдире Илшат Исхаков, кан тамыры авырулары үзәгенең өлкән шәфкать туташы Наталья Сергеева, ЯҮМР башлыгының Мактау кәгазе белән физкультура дәвалау табибы Дамира Әмирова, фельдшер-лаборант Алсу Хөснетдинова бүләкләнде.
Әлфия ЗЫЯКАЕВА
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Нет комментариев