Яшел Үзән

Яшел Үзән шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
Район тормышы

Бәйрәмне ничек каршыласаң,

елны шулай уздырасың Яшел Үзән муниципаль район предприятие, оешма һәм учреждение җитәкчеләре белән дүшәмбе киңәшмәсендә муниципаль район башкарма комитетының территориаль һәм инфраструктура үсеше бүлеге җитәкчесе Эдуард Саматов билгеләвенчә, быел башкарылган эшләргә йомгак ясап, шуны әйтергә була: районда юлларны төзекләндерүдә быелгы кадәр эшнең бер елны да башкарылганы булмаган. Юлларны төзекләндерү өчен...

елны шулай уздырасың
Яшел Үзән муниципаль район предприятие, оешма һәм учреждение җитәкчеләре белән дүшәмбе киңәшмәсендә муниципаль район башкарма комитетының территориаль һәм инфраструктура үсеше бүлеге җитәкчесе Эдуард Саматов билгеләвенчә, быел башкарылган эшләргә йомгак ясап, шуны әйтергә була: районда юлларны төзекләндерүдә быелгы кадәр эшнең бер елны да башкарылганы булмаган.

Юлларны төзекләндерү өчен федераль һәм республика бюджетыннан 2011 елда 1 миллиард 2 миллион сум акча бүлеп бирелгән (бу хакта материал газетада чыкты). «Чиста су» федераль программасын гамәлгә ашыру буенча 2012 елда халыкны су белән тәэмин итүдә үзгәрешләр шактый булачак. Районның 20 торак пунктында үзәкләштерелгән суүткәргеч юк. Яшәүчеләр нигездә суны коедан һәм чишмәдән ала. Бар булган су челтәренең дә 80 проценты тузган. Күбесе 60-70нче елларда төзелгән. Халыкны чиста су белән тәэмин итүдәге киеренкелекне киметү максатыннан, район башкарма комитеты «Яшел Үзән муниципаль район торак пунктларын су белән тәэмин итү» проектын төзеп, аны Мәскәүгә эксперт төркеменә җибәргән. Бу проект 726,84 миллион сум күләмендә билгеләнеп, аңа ЯҮМРнең 22 торак пункты кертелгән. Бу программаның беренче этабы 2012 елда гамәлгә ашырыла башлап, аңа Карамалы Тау, Васильево һәм Норлат суүткәргечләрен реконструкцияләү кертелгән. Эшләр этаплап алып барылачак. 2010 ел бик коры булганга күрә, ТР Министрлар Кабинеты күрсәтмәсе белән, «Чиста су» программасы кысасында, һәр районга 10ар миллион сум акча бүлеп бирелгән булган. 2011 елда бу программага районның 6 торак пункты кертелеп, су башнялары куела, скважиналар казыла башлаган. Эшләр 2012 елда да дәвам итәчәк.
Яңа ел бәйрәменә санаулы көннәр калып килә. Аны ничек каршыласаң, елны шулай уздырырсың дигән гыйбарәдән чыгып, районда елны лаеклы итеп каршы алу буенча төрле чаралар уздыру планлаштырыла. Район башкарма комитеты җитәкчесе урынбасары Рәйсә Афанасьева сүзләренә караганда, бу чаралар өч юнәлештә оештырыла. Беренче чиратта һәр баланы Яңа ел бүләге белән тәэмин итү бурыч итеп куела. Моның өчен җирле бюджеттан 3 миллион 601 мең 800 сум акча бүленеп, 24 012 балага бүләк бирелгән. Предприятие һәм оешмалар арасында Яңа ел бизәлеше буенча конкурс игълан ителгән. Аңа 27 декабрьдә йомгак ясалып, җиңүчеләр билгеләнәчәк. 20сеннән 28 декабрьгә кадәр шәһәрдәге 13 мәйданда ишегалды бәйрәмнәре оештырыла. Мәдәният сарайларында каникул чорында күңелле чыршы бәйрәмнәре булачак. Яңа елга багышлап, социаль учреждениеләрдә - 20, яшьләр эшләре идарәсе ведомствосындагы учреждениеләрдә - 80, район буенча барлыгы 252 Яңа ел чарасы үткәреләчәк. Һәр чара турында ЯҮМР сайтыннан карап белергә була. Бәйрәм көннәрендә актив ял итеп, сәламәт яшәү рәвешен сайласак, балаларга гына түгел үзебезгә дә үкенерлек булмас.
Әлфия ЗЫЯКАЕВА

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: 250