Яшел Үзән

Яшел Үзән шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
Район тормышы

Безнең яшьләр ышанычлы һәм өметле

Мәктәп укучылары кебек үк, Яшел Үзән шәһәренең көрәш мәктәбендә тәрбияләнүчеләр, аерым алганда, татар-башкорт көрәше белән шөгыльләнүчеләр дә сезонны уңышлы тәмамлады. Хәзер ел буе тырышып шөгыльләнгән шул чорга йомгак ясарга була. Нәтиҗәсе начар булмады дип әйтер идем. Саттаров Булат һәм Сабиров Ильфан быел Россия чемпионы исеменә лаек булдылар, Яшел Үзән данын...


Мәктәп укучылары кебек үк, Яшел Үзән шәһәренең көрәш мәктәбендә тәрбияләнүчеләр, аерым алганда, татар-башкорт көрәше белән шөгыльләнүчеләр дә сезонны уңышлы тәмамлады. Хәзер ел буе тырышып шөгыльләнгән шул чорга йомгак ясарга була.
Нәтиҗәсе начар булмады дип әйтер идем. Саттаров Булат һәм Сабиров Ильфан быел Россия чемпионы исеменә лаек булдылар, Яшел Үзән данын күтәрделәр. Мондый дәрәҗәгә ирешү спортчыларның да, остазларының да зур тырышлыгын, җиңәргә омтылышын күрсәтә.
Казанда урта махсус уку йортлары укучылары арасында узган ярыштан Сабиров Инсаф, Минһаҗев Илназ, Камалиев Ильмир җиңү яулап кайтты. Ә менә югары уку йортлары студентлары арасында оештырылган спорт ярышында Саттаров Булат I урын алса, Төхфәтуллин Рәмис III урында булды. Саттаров Булат Россиянең көрәшче студентлары арасында да беренчелекне башкаларга бирмәде.
Арча районы беренчелеге ярышларында Сабиров Инсаф белән Әхмәтҗанов Алмазның да нәтиҗәләре иң яхшысы булып, Әшрәфҗанов Ислам, Шәрәфетдинов Ирек II, III урыннарны бүлеште. Әхмәтҗанов Алмаз Әтнә районы беренчелегендә I урынга лаек булды. Байлар Сабасында Наил Хәмидуллин истәлегенә узган турнирда да Әхмәтҗанов Алмаз бирешмәде, анда ул һәм Яриев Илфат - I, Шәрәфетдинов Ирек III урын алды. Болардан тыш, грек-рим көрәше буенча ТР беренчелегендә безнең мәктәптә шөгыльләнүче Әхмәтҗанов Алмаз - III урын, Ганиев Булат II урынга лаек булды.
Милли бәйрәмебез Сабан туенда көрәшчеләребезнең актив катнашуын һәм зур җиңүләр яулавын билгеләргә кирәк. Көрәш мәйданында аларга тиңнәр аз булды: тугыз I урын безнең көрәшчеләрнеке.
Шәһәрнең 5нче татар гимназиясе директоры Нәкыя Чибинева, көрәш мәктәбе директоры Илдус Хәйруллов, шәһәр мәчете имам-хатыйбы Габделхәмит хәзрәт Зиннәтуллинга тренер буларак, шәхсән үземнең һәм шулай ук тренер Илшат Камалиев исеменнән, спортны һәм спортчыларны үстерүдә ярдәм күрсәткәннәре өчен зур рәхмәтемне җиткерәсем килә.
Әмма физкультура һәм спортка яшьләрне җәлеп итү игътибар үзәгендә дип сөйләргә яратсак та, спортчыларыбыз шундый тотрыклы җиңүләргә ирешсә дә, ярышларга баруны финанслау мәсьәләсе авыр хәл ителә. Күп вакыт акча эзләп төрле инстанцияләр бусагасын таптау нәтиҗә бирми. Ә бит спортчы ярышларда катнашып кына остара ала, җиңүләр яуланса, район даны да күтәрелә. Бездә, югыйсә, ышанычлы һәм өметле яшьләр бик күп

Рамил Садыйков,
Яшел Үзән көрәш мәктәбенең тренер-укытучысы

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев