Яшел Үзән

Яшел Үзән шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
Район тормышы

Акча гына түгел, теләк тә кирәк

Эшлекле дүшәмбе киңәшмәсе ТР Хезмәт, мәшгульлек һәм социаль яклау министрлыгының Яшел Үзәндәге социаль яклау бүлеге җитәкчесе Зөһрә Бурдинаның 2011-2015 елларда ТРда «Доступная среда» максатчан программасының Яшел Үзәндә үтәлеше барышы турындагы чыгышыннан башланды. Программаны гамәлгә ашыру өчен федераль бюджеттан быел республикага 680 миллион сум акча бирелгән. Ул, нигездә, сәламәтлек саклау, социаль...

Эшлекле дүшәмбе киңәшмәсе ТР Хезмәт, мәшгульлек һәм социаль яклау министрлыгының Яшел Үзәндәге социаль яклау бүлеге җитәкчесе Зөһрә Бурдинаның 2011-2015 елларда ТРда «Доступная среда» максатчан программасының Яшел Үзәндә үтәлеше барышы турындагы чыгышыннан башланды.

Программаны гамәлгә ашыру өчен федераль бюджеттан быел республикага 680 миллион сум акча бирелгән. Ул, нигездә, сәламәтлек саклау, социаль яклау, транспорт хуҗалыгы һәм шулай ук 2013 елда Универсиада вакытында файдаланылачак спорт һәм мәдәният объектларын җиһазландыруга юнәлтелә. Ә Яшел Үзән муниципаль районына 17,5 миллион сум бүленгән. Бу акча инвалидларга уңайлы булсын өчен социаль өлкә учреждениеләрен җиһазлауга бүлеп бирелгән. Программаның гамәлгә ашырылуын контрольгә алу буенча районда эксперт төркеме оештырылган инде. Социаль яклау бүлеге, 290 объектка анализ ясап, күбесендә инвалидлар өчен уңайлыкларның чикләнгән булуын ачыклаган. Мисал өчен, тикшерү күрсәтүенчә, 71 сәламәтлек саклау учреждениесенең - 6сы, социаль яклау объектларының - 3се, даруханәләрнең - 8е, идарә итү органнарының 3се генә инвалидлар өчен өлешчә уңайлы.
Инвалидларга уңайлы яшәү шартлары булдыру бурыч итеп куелган. Социоогик тикшерүләр күрсәтүенчә, инвалид гражданнарның 60 процентына - җәмәгать транспортыннан файдаланганда, 48 процентына сату-алу вакытында каршылыклар белән очрашып торырга туры килә. Респондентларның өчтән икесе, ягъни сукырлар, уңайлыклар булмау аркасында, спорт корылмаларына һәм ял итү урыннарына бөтенләй йөри алмый. Яшел Үзән муниципаль районда яшәүче 158758 кешенең 14941е - инвалид. Инвалид балалар саны 446га җитә. Физик мөмкинлекләре чикләнгән кешеләр өчен уңайлы мохит тудыру буенча норматив һәм закон актлары яши. «Доступная среда» программасы уңышлы гамәлгә ашырылганда бу категориядәге кешеләрнең яшәеш дәрәҗәсе күпкә яхшырачак.
Район башкарма комитетының яшьләр эшләре, спорт һәм туризм идарәсе җитәкчесе Алексей Сафин районда физик культура, спорт һәм туризм үсеше турында сөйләде. Аның сүзләренә караганда, балаларны һәм яшүсмерләрне спортка җәлеп итү эше берничә баскычта алып барылачак. Шул ук вакытта спорт традицияләрен дә үстерү күздә тотыла. «Маяк» спорт комплексы базасында чаңгы стадионы төзү мәсьәләсе хәл ителә. Туризмны үстерү планында «Чайка» спорт-сәламәтләндерү лагереның ике катлы кирпеч корпусын ремонтлау мөмкинлеге каралачак. Яшел Үзәндә бассейн төзү буенча сөйләшү алып барыла.
Киңәшмәне алып барган муниципаль район башлыгы Сергей Батин «Доступная среда» программасының уңышлы гамәлгә ашырылуын, бу уңайдан бигрәк тә сәүдә учреждениеләрендә шартлар булдыруны ныклы контрольгә алырга кирәклеген билгеләде. Спортны үстерүгә килгәндә, сүзне эш белән исбатларга кирәк булачак. «Эшне җиренә җиткерү күп очракта акчага түгел, ә теләккә бәйле», - диде башлык, сүзен йомгаклап.
Әлфия ЗЫЯКАЕВА

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев